Җәйге Универсиада 2013

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Җәйге Универсиада 2013 2013 елда Казанда үткән универсиада.

Кыска фактлар Уздыру урыны:, Оешма төре: ...

XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада — 2013 елгы бөтендөнья студент-яшьләрнең спорт ярышлары. Җәйге Универсиадаларның иң төньяктагы башкаласы Казан шәһәрендә (Татарстан, Россия) үтте. Универсиада дәвамында 300-дән артык медаль комплекты уйнатылды — бу үзенә карата бер рекорд[2].

Remove ads

Шәһәрне сайлау

2008 елның 31 маенда Универсиада Казанда үтәчәк дигән карар Халыкара университетлар спорты федерациясенең (FISU) Брүссел шәһәрендә үткәрелгән тавыш бирүе белән кабул ителгән иде. Бу ярышны үзләрендә уздыру хокукына Казаннан тыш Испанияның Виго һәм Көньяк Кореяның Куаңҗу шәһәре дәгъва кылган иде. Казан шәһәре Идарә итүче комитетның 27 әгъзәсенең 20 тавышын алды. Бу вакыйгага кадәр Казан 2011 елгы Универсиаданы уздыру хокукы өчен көрәштә Кытайның Шэньчжэнь шәһәрен алга уздырды[3].

Remove ads

Казандагы Универсиаданың әһәмияте

Thumb
Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Универсиаданың презентациясендә (2008 ел)
Thumb
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Универсиаданың ачылу тантанасында
Thumb
Универсиада авылы
Thumb
Ишкәкле спорт төрләре үзәге
Thumb
медальләр

Универсиада объектлары

Төп мәкалә: 2013 елгы Универсиаданың ярыш кырлары

Транспорт инфраструктурасы

Универсиада символлары

Универсиада символлары логотип, эмблема һәм талисманнан гыйбарәт.

Универсиада логотибында латин әлифбалы U хәрефе язылышына охшаш элементлар булырга тиеш. Бу — Халыкара студентлар спорты федерациясе үткәргән бөтен чаралар символикасына булган таләп. 2013 елгы Универсиада логотибы вертикаль буенча сузылган дүртпочмак формасында эшләнгән. Әлеге дүртпочмакны инглиз телендә язылган Универсиада, Казан, Универсиаданы үткәрү елы, Россия һәм Халыкара студентлар спорты федерациясенең биш йолдызы формалаштыра.

Универсиада эмблемасы латин алфавитындагы U хәрефе һәм 5 континентны символлаштыручы төрле төстәге йолдызлардан тора. Шулай ук Универсиада эмблемасы Бөтендөнья студентлар уеннарының ак әләмендә дә бар. 2013 елгы Универсиада эмблемасы нигезендә — традицион татар орнаменты элементы булган лалә чәчәге. Чәчәк ул — җәй атрибуты, яшьлек һәм үсеш, бәхет-шатлык символы.

Бүген мәгънәви эчтәлеге шактый баеган милли орнамент халык иҗатында мөһим роль уйнваын дәвам итә.

Казан Универсиадасының талисманы — Юни кушаматлы канатлы ак барс малае. Канатлы ак барс — Татарстан Республикасының милли символы. Ул Татарстан гербында да урын алган.

Remove ads

Спорт төрләре

2013 елгы Җәйге Универсиаданың спорт программасына Универсиада тарихында беренче тапкыр 27 спорт төре кертелде. Аларның 13 мәҗбүри спорт төрләре, шуннан тыш Казан программага рекордлы санда өстәмә спорт төрләре тәкъдим итте (14: бокс, ату, синхрон йөзү, академик ишү, байдаркаларда һәм каноэларда ишү, самбо, спорт көрәше, билбау көрәше, шаһмат, авыр атлетика, регби-7, чирәмдәге хоккей, бадминтон, пляж волейболы).

  1. Баскетбол
  2. Судагы поло
  3. Волейбол
  4. Дзюдо
  5. Җиңел атлетика
  6. Өстәл теннисы
  7. Йөзү
  8. Суга сикерү
  9. Спорт гимнастикасы
  10. Теннис
  11. Фехтование
  12. Футбол
  13. Нәфис гимнастика
  14. Бокс
  15. Көрәш
  16. Билбау көрәше
  17. Академик ишкәк ишү
  18. Байдарка һәм каноэда ишкәк ишү
  19. Пляж волейболы
  20. Ату спорты
  21. Авыр атлетика
  22. Чирәмдәге хоккей
  23. Самбо
  24. Синхрон йөзү
  25. Регби-7
  26. Бадминтон
  27. Шаһмат
Remove ads

Катнашучылар

XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадада 162 илдән якынча 10 500 кеше катнаша. Россия такымы 663 спортчыдан тора, шул исәптә 51 кеше Татарстаннан.

Медальләр бәйгесе[4]

Подробнее Урын, Ил ...
Remove ads

FISU байрагы эстафетасы

2013 Универсиада волонтёрлары

Thumb
Волонтёрлар белән мәгьлүмат пункты

Универсиада чорында 20 мең волонтер хезмәтләр күрсәткән. Аларның күпчелеге диярлек студентлар. Волонтерларның 15 меңе Татарстан егетләре һәм кызлары, 4 мең 500 — Россиянең 50-дән артык югары уку йортларыннан сайлап алынды. Калган 500 чит ил гражданнары.[5]

2013 Универсиада финанс чыгымнары

Белгечләрнең әйтүенә караганда, 2009 елдан башлап яңа спорт корылмалары төзүгә, элеккеләрен тәртипкә китерүгә, юл-транспорт инфраструктурасын яңартуга һәм Универсиадага әзерлеккә кагылышлы башка мәсьәләләрне хәл итүгә 228 миллиард сум акча тотылган. Аның 67 миллиардын федераль, 81 миллиардын республика бюджеты биргән. Ә 80 миллиард сумы — инвесторлар акчасы.[5]

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads