Сунар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сунар, ау яки аучылык, сунарчылык — кыргый җәнлекләрне һәм кошларны аулау,[2] гадәттә туклану, хайван продуктларын алу, хайваннар популяциясен контрольдә тоту яки трофейлар алу өчен эшләнелә.

Кәсеп өчен аулау — юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ау продукциясен әзерләү, җитештерү һәм сату максатларында гамәлгә ашырыла торган ау; хайваннардан (ит, май, тире, сөяк, мөгез, мамык, каләм алу) файдалану өчен хезмәт итә.[3] Аның максаты шулай ук куркыныч, зарарлы яки артык үрчегән хайваннарны юк итү булырга мөмкин. Хайваннарны тере килеш аулау, үрчетү, башка җирләргә тарату, циркларда һәм зоопаркларда куллану, фәнни тикшеренүләр өчен дә ауга керә.
Һәвәскәрләр һәм спорт аулары — ау продукциясен шәхси куллану һәм рекреация максатларында физик затлар тарафыннан башкарыла торган ау.
Бөтендөнья табигать фондының (WWF) «Терек планета — 2018» доклады нигезендә, 1970 елдан алып 2014 елга кадәрге чорда җирдә кыргый хайваннар: имезүчеләр, кошлар, сөйрәлүчеләр, җир-су хайваннары һәм балыклар саны 60 % ка кимегән; төп сәбәпләр арасында аучылык һәм балык тоту аталган.[4]
Remove ads
Татарстанда
Татарстан территориясендә таш, бронза һәм тимер гасырлар чорында ук халык эшчәнлегенең бер төре булып торган. Соңрак, игенчелек, терлекчелек һ.б. кәсепчелек үсеш алуга карамастан, үз ролен саклый. Идел буе Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы халкының хуҗалык тормышында (бигрәк тә җәнлек тиресе кәсепчелеге) cунарчылык аерым бер урын алып тора.[2]
XVI йөзнең 2 яртысында — XVII йөз башында Казан һәм Зөя өязләрендә, писцовый кенәгәләр буенча, татарлар, чуашлар һәм марилар арасында таралган «кондыз эзәрлекләү» яшәп килә. XVIII йөздә Казан төбәге удел крәстияннәренең бер өлеше патша сунарчылыгын тәэмин итүдә катнаша, алар патша сараена ау кошлары китерәләр. Кайбер мәгълүматлар буенча, XIX йөз ахырында Казан губрнасында 2,5 меңгә якын кәсепче аучы исәпләнә. Сунарчылык объектлары тиен, куян, төлке, боҗыр, көртлек, урман тавыгы һ.б.дан гыйбарәт була. Аучылар күбәю, cунарчылыкны контрольдә тотмау һ.б. факторлар кәсепчелек җәнлекләре һәм кошларының саны кимүгә китерә.[2]
Хәзерге вакытта cунарчылык федераль һәм республика норматив актлары белән җайга салына. Республиканың һәвәскәр сунарчыларын ТРның сунарчылар һәм балыкчылар җәмгыяте берләштерә.[2]
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads