Сәгыделмәлик

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Сәгыделмәлик (яки Сәгыделмөлек, гарәп. سعد الملك сә‘д әл-мәлик — «патшаның бәхетлелеге»[1] яки сә‘д әл-мөлк — «илнең бәхетлелеге»[2][3]; Дәлү α, Дәлү альфасы, α Aqr) — Дәлү йолдызлыгының яктырыш буенча икенче йолдызы. Бу +2,95 күренмә йолдызча зурлыктагы сары үтә зур йолдыз Җирдән якынча 800 яктылык елы ераклыкта тора. Аның өслегенең температурасы югары түгел һәм 5240 К тәшкил итә. Йолдызның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 3000 тапкыр артыграк, ә диаметры — 60 тапкыр диярлек зуррак. Аның күренмә «иптәше» бар — 112 почмакча секунд ераклыкта урнашкан +12,2 зурлыктагы йолдыз.

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads