Сәет Меняльщиков

From Wikipedia, the free encyclopedia

Сәет Меняльщиков
Remove ads

Сәет Меняльщиков (Сәет Җиһан улы Меняльщиков, рус. Саид Дҗиганович Меняльщиков) – куючы рәссам. «Мосфильм» киностудиясендә эшләгән. ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1981).

Кыска фактлар Сәет МеняльщиковСаид Меняльщиков, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1936 елның 22 апрелендә Мордовия АССРның Рузай районы Тат-Пешлә авылында[1][2] (башка версия буенча Мәскәү өлкәсе Ногинск шәһәрендә[3]) туган. Ногинск шәһәренең 14-мәктәбен[3], «1905 ел» исемендәге Мәскәү өлкә сәнгать укуханәсенең театр-декорация бүлеген (В. Шестаков остаханәсе) (1956), ВГИКның сәнгать факультетын (Б. Дубровский, Ю. Пименов остаханәсе) (1962) тәмамлаган.

1962-1997 «Мосфильм» киностудиясенең рәссам-куючысы булып эшли. С. Бондарчукның «Сугыш һәм солых» кинофильмында (1967) рәссам-куючы булып катнашу танылу китерә.[4]

Remove ads

Иҗаты

«Мосфильм» кностудиясендә куючы - рәссам буларак катнашкан фильмнары

Thumb
«Мәскәү күз яшенә ышанмый» фильмы афишасы(ингл.)
  • 1992 — Алтын поднослы официант (Официант с золотым подносом)
  • 1991 — Җеп тоткан маэстро (Маэстро с ниточкой)
  • 1990 — Русиядә яңадан каргышлы көннәр (А в России опять окаянные дни)
  • 1989 — Мцен өязенең леди Макбеты (Леди Макбет Мценского уезда)
  • 1989 — Өметсез өметләнәм (Без надежды надеюсь)
  • 1988 — Шурави
  • 1985 — Васыять (Завещание)
  • 1984 — Мирас (Наследство)
  • 1984 — Клиника (киноальманах)
  • 1983 — Яшьлек (Молодость) (киноальманах)
  • 1982 — Айвенго турында баллада (Баллада о доблестном рыцаре Айвенго)
  • 1981 — Әрем - әче үлән (Полынь - трава горькая)
  • 1980 — Алтын атлы җайдак (Всадник на золотом коне)
  • 1979 — Мәскәү күз яшенә ышанмый (Москва слезам не верит)
  • 1978 — Яңа урында (На новом месте)
  • 1976 — Картлачлар өчен күңел ачу (Развлечение для старичков)
  • 1975 — Мария өчен алмазлар (Алмазы для Марии)
  • 1973 — Гади киемле кеше (Человек в штатском)
  • 1972 — Бер көн турында хикәя (Рассказ об одном дне)
  • 1971 — Шаһит югалу (Пропажа свидетеля)
  • 1971 — Ир булсаң (Если ты мужчина...)
  • 1970 — Изге Луканың кайтуы (Возвращение Святого Луки)
  • 1969 — Ватерлоо (Италия, ССРБ)
  • 1967 — Софья Перовская
  • 1965-1967 — Сугыш һәм солых (Война и мир)
Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

1981 — ССРБ дәүләт премиясе — «Мәскәү күз яшенә ышанмый» (1979) фильмы өчен

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads