Талия Миңнуллина
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Талия Илгиз кызы Миңнуллина (рус. Талия Минуллина яки рус. Минуллина Талия Ильгизовна, 1985 елның 24 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Җөмһүриятеның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе (2014 елның 17 октябреннән).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1985 елның 24 апрелендә Казан шәһәрендә туган. Әтисе Илгиз Миңнуллин РФ ФСБсының ТР буенча идарә башлыгы урынбасары, 2010 елга кадәр ТР буенча ФСКН җитәкчесе булган[1]. Талия Илгиз кызы «Чит ил теле» белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогик университетын тәмамлаган (2007). MBA программасы буенча магистрлык курсын (Бөекбритания, 2013), Сколковода һөнәри яңадан әзерләү программасын (2014, Мәскәү) үтә.
Remove ads
Хезмәт юлы
2007—2010 елларда — Татарстан Республикасының икътисад һәм сәнәгать министрлыгында (2007 елдан Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы): җыелма инвестицион эшчәнлек бүлегенең беренче разрядлы өлкән белгече, әйдәп баручы консультанты, әйдәп баручы киңәшчесе, бүлек мөдире.
2010—2012 елларда — ТР Президенты карамагындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментында: квалификацияне күтәрү секторы мөдире, 2012—2014 елларда — дәүләт хезмәте үсеше бүлегенең мөдире.
2014 елның 17 октябреннән — Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе[2].
Remove ads
Сылтамалар
- Талия Илгиз кызы Миңнуллина. 2019 елның 20 октябрь көнендә архивланган. ТР инвестицион үсеш агентлыгы сайты
Андрей Кузьмин. Интервью без галстука. Талия Минуллина о Президенте РТ, инвестициях и о женщине на Востоке. (YouTube видео, 58:19)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads