Таллыкурган
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Талдыкорган (каз. Талдықорған, рус. Талды-Курган, Талдыкорган) — Казакъстан Республикасы шәһәре, 2022 елга кадәр Алматы өлкәсенең, 2022 елның 8 июненнән Җидесу өлкәсенең административ үзәге.
Халык саны — 123 038 кеше (2009).[1]
Remove ads
География
Шәһәр Җидесу үзәгендә, Җунгар Алатавының алдыныда, тамагы янында урнашкан.
Тимер юл станциясе. Аэропорт. 604 авиабазасы.
Атамасы
«Талдықорған» сүзе казакъчадан "таллы курган" дигәнне аңлата.
Тарих
1868 елда Гавриловка авылы буларак нигезләнгән. 1920 елда аңа Талды-Курган исем кушылган.
1930 елдан — Казакъ АССР-ы Алматы округының Талды-Курган районының үзәге. 1944 елдан — шәһәр.
1944—1959 һәм 1967—2001 елларда — Талды-Курган өлкәсе үзәге. 2001 елда Алматы өлкәсе үзәге булып тора.
2022 елның 8 июненнән яңа оештырылган Җидесу өлкәсенең административ үзәге.
Халык
1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 1999[6] | 2009[6] |
---|---|---|---|---|---|
41 418 | 60 601 | 87 948 | 119 149 | 97 996 | 123 038 |
Милли состав (2010): казакълар — 65,0%, руслар — 25,5%, кореялылар — 3,6%, татарлар — 1,9%, алманнар — 1,1%.[7]
Икътисад
Аккумулятор заводы, машинналар төзү заводы, төрле фабрикалар, төзү материллар комбинаты.
Кардәш шәһәрләр
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads