Талмас Гарипов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Гарипов Талмас Мәгъсүм улы (31 июль 1928 ел19 май 2022 ел) — тел белгече, югары мәктәп укытучысы. Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1991), филология фәннәре докторы (1974), профессор (1979). Россия Федерациясенең (1992) һәм Башкорт АССР-ының (1983) атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2003), ССРБ-ның югары белем бирү отличнигы (1979). Бадминтон буенча БАССР-ның беренче чемпионы (1966); 1965-1981 елларда БАССР‑ның бадминтон буенча җыелма командасы тренеры.

Кыска фактлар Талмас Гарипов, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Талмас Мәгъсүм улы Гарипов[2] Мәскәү шәһәрендә 1928 елның 31 июлендә туган.

1952 елда Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган. 1956-1965 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли, 1957 елдан гыйльми сәркатиб була[3], 1960 елдан — сектор мөдире, 1965 елдан — өлкән тикшеренүче.

1966 елдан Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетында: 1968 елдан — гомуми тел гыйлеме һәм рус теле кафедрасы, 1977 елдан — рус теле һәм чагыштырма тел гыйлеме кафедрасы мөдире.

1980 елдан — М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта: 2010 елга кадәр гомуми тел гыйлеме кафедрасы мөдире була.

Талмас Гарипов бадминтон буенча БАССР-ның беренче чемпионы (1966); 1965-1981 елларда БАССР-ның бадминтон буенча җыелма командасы тренеры.

2022 елның 19 маенда Уфада 93 яшендә вафат [4].

Remove ads

Фәнни эшчәнлеге

Гыйльми тикшеренүләре Урал-Идел буе төрки телләрен чагыштырма-тарихи өйрәнүгә, башкорт теленең грамматикасы, этимологиясе проблемаларына, тел-ара бәйләнешләргә, социолингвистикага, башкорт тел гыйлеме тарихына, шәркыятькә багышланган. Талмас Гарипов тарафыннан башкорт һәм татар телләренең, аларның диалектлары һәм сөйләшләренең фонетикасы, морфологиясе һәм лексикасының уртак билгеләре ачыклана, 550-дән артык фәнни хезмәт авторы.

Гыйльми хезмәтләре

  • Башкирское именное словообразование. Уфа, 1959;
  • Грамматика современного башкирского языка. М., 1981 (автор.);
  • Семиречье Башкортостана. Семиян словарь. Уфа, 1998;
  • Başkirica. Уфа, 2004.
Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads