Татарчылык
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Татарчылык (кайвакыт [-[пантатаризм]], рус. татаризм) — татар халкының барлык этнографик төркемнәрен берләштерүгә юнәлтелгән идеология һәм тарихи концепция. Хәзерге заманда татарчылык идеяләре күпчелек татар галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре һәм милли хәрәкәт тарафыннан хуплау таба. Татарчыларның «милләт концепциясе»-Идел-Урал, Себер, Кырым, Әстерхан татарларын һәм башка төркемнәрне «бердәм татар милләте» кысаларында берләштерүне күздә тота. Татарчылык белән болгарчылык — татар тарихын, халыкның барлыкка килүен өйрәнүдә ике төп тәгълимат булып торалар.[1]
Бу мәкаләне Пантатаризм мәкаләсе белән берләштерергә тәкъдим ителә Сәбәпләр һәм бәхәс Википедия:Берләштерүгә сәхифәсендә. Бәхәс бер атна бара (шулай ук озаграк була ала). Бәхәс башланган көн – 12-10-2025. |
Нейтральлекне тикшерергә кирәк. / Neytrallekne tikşerergä kiräk. Фикер алышу битендә моның турында мәгълүмат булырга тиеш. / Fiker alışu bitendä monıñ turında mäğlümat bulırğa tieş. |
XIX гасырның ахырында «татарчылык» термины башта «татар» этнонимын алга сөрүчеләргә карата кулланылган, ә якынча 1917 елдан башлап — Рәсәйдә мөселман халыклары өчен территориаль автономия булдыруны яклаган сәясәтчеләргә һәм җәмәгать эшлеклеләренә карата кулланыла башлаган[2][3][4].
Тарихи концепция буларак татарчылык СССР таркалганнан соң формалаша, шул вакытларда (ягъни 1990нчы елларда) үзләрен «татарчылар» дип атаган галимнәр барлыкка килә: Дамир Исхаков, Равил Фәхретдинов, Искәндәр Измайлов һәм Марсель Әхмәтҗанов. Татарчылар, нигездә, татар халкы тарихында төп һәм иң мөһим чор буларак Идел буе Болгарстанын түгел, ә Атлын Урда дәверен күрәләр, һәм татар милләте нәкъ менә әлеге чорда формалашкан дип исәплиләр. Шулай ук, алар фикеренчә, татар тарихына Болгар чорын "Алтын Урданы җенләндерү" сәясәте аркасында коммунистлар көчләп тагалар. Мондый карашлар болгарчыларныкы белән тирән каршылаша. Татарчылык концепциясе буенча Алтын Урдада дәүләтне төзүче (төп) халык — төрки-татарлар иде, ә аларның составына Кырымнан алып Себергә кадәр җәелгән татар этник төркемнәре кергән булган.[5][6]
Татарчы галим-тарихчы Дамир Исхаков фикеренчә рус тарихы болгар тарихын "буйсындыра" ала. Ул болай дип язган:
«Әгәр без татар тарихыннан болгар чорын алып ташласак, һәм аны турыдан-туры Бату, һәм бәлки хәтта Чыңгызхан татарлары белән бәйләп карасак, ул чакта рус тарихы татар тарихын “үзләштерә” алмый, чөнки Алтын Урда чорындагы рус тарихы үзе дә Җучи Олысы тарихының бер өлеше генә, димәк ки, хәзерге татарлар тарихының өлеше дә була. Әгәр дә татарларның этник тарихын Идел буе Болгары тарихыннан чыгарып алсак, рус тарихы безнең тарихныбызны “эченә йота” ала».— «Татар милләтенең барлыкка килүе проблемалары», Казан, 1997, 205 нче бит.
ТР ФА академигы Мирфатыйх Зәкиев фикеренчә, бу идеология Татарстанда төбәк тарихын укытуда кулланыла, шулай ук республиканың рәсми тарих белемендә һәм татар фәнни җәмәгатьчелегендә өстенлек итә башлаган (Мәсәлән ТР ФА тарих иснституты)[7].
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads