Татьяна Власова (1905)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Татьяна Александровна Власова (1905 елның 18 (31) декабре, Буа1986 елның 16 июне Мәскәү) — совет психологы һәм дефектологы, психология фәннәре докторы (1972), профессор (1976), ССРБ Педагогика фәннәре академиясе академигы (1982).

Кыска фактлар Татьяна Власова, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

Татьяна Власова 1905 елның 18 (31) декабрендә Буада (хәзерге Татарстан Республикасы) крестьян гаиләсендә туа[2].

Хезмәт эшчәнлеген 1922 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Буа, ә соңрак Казан мәктәпләрендә һәм балалар йортларында укытучы һәм тәрбияче булып башлый. 1929 елда 2 нче Мәскәү университетының педагогия факультетының дефектология бүлеген тәмамлый һәм илдә дефектология буенча беренче фәнни үзәк — РСФСР Халык хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эксперименталь-дефектология институтының (соңыннан ССРБ ПФА дефектология фәнни-тикшеренү институты була) оештыру комиссиясе составына кертелә. Власованың тормышы шул институт белән бәйле була, анда ул клиник-диагностика бүлеген җитәкли, директор урынбасары һәм директор булып эшли.

СБКФ әгъзасы була[3]. 1945 елдан 1963 елга кадәр Татьяна Александровна СБКФ ҮК аппаратында җаваплы партия эшендә була, бер үк вакытта фәнни эшне дәвам итә. 1963 елдан Т. А. Власова — яңадан ССРБ ПФАның дефектология фәнни-тикшеренү институтында фәнни эш буенча директор урынбасары, ә 1968 елдан башлап үз үлеменә кадәр — институт директоры.

1986 елның 16 июнендә Мәскәүдә вафат була. Новодевичье зиратында (3 участок, 60 рәт) җирләнгән[4].

Remove ads

Бүләкләр

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads