Таң Еникеев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Таң Еникеев
Remove ads

Таң Еникеев ― театр рәссамы, 2000 елдан М. Горький исемендәге Ырынбур өлкә драма театрының баш рәсамы. Башкортстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Русиянең дәүләт, Башкортстанның Г.Сәлам исемендәге комсомол һәм Татарстанның Дамир Сираҗиев премияләре лауреаты. ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы. Россия Федерациясенең халык рәссамы (2021)[1].

Кыска фактлар Таң Еникеев, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1948 елда Уфа шәһәрендә туган. 1969-1975 елларда В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтының театраль декорация бүлегендә, академиклар В.Рындин, М.Курилко, профессор М.Пожарский кебек осталарда белем ала. 1978-1979 елларда Мәскәүнең Е.Вахтангов исемендәге театрында стажировка уза.

1973 – 2000 елларда М. Гафури исемендәге Башкорт академия театрында башта куючы рәссам, соңрак баш рәссам булып эшли. Бүгенге көндә М.Горький исемендәге Ырынбур дәүләт академия театрының баш рәссамы. Русиянең бик күп театрлары белән хезмәттәшлек итә (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Әлмәт Татар дәүләт драма театры, И.С.Тургенев исемендәге Орел дәүләт академия театры һ.б.).

Remove ads

Чыганаклар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads