Тимур Сираҗетдинов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Тимур Сираҗетдинов
Remove ads

Тимур Сираҗетдинов, Тимур Гали улы Сираҗетдинов (1969 елның 20 гыйнвары, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Ленинград2000 елның 10 марты, РФ, Чечня, Рус-Мартан районы, Гой-Чу) — РФ юстиция министрлыгы эчке хезмәт капитаны, РФ Минюсты ГУИН Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча бүлегенең укыту бүлекчәсе инструктор-методисты, Икенче чечен сугышында катнашучы, РФ Каһарманы (2000, вафатыннан соң).

Кыска фактлар Тышкы рәсемнәр ...
Кыска фактлар Тимур Сираҗетдинов, Туу датасы ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1969 елның 20 гыйнварында Ленинград шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Әтисе Гали Сәгади улы, әнисе Галина Якуп кызы. Сеңлесе Диана. Кечкенәдән спорт белән дус булган, гаиләсе белән походларга йөрергә яраткан, автомобиль модельләре ясау белән мавыкккан. Ленинградның Выборг районы 534нче урта мәктәбен (1986), М. В. Фрунзе исемендәге Ленинград тимер юл гаскәрләре һәм хәрби элемтәләр югары хәрби укуханәсен (1990), читтән торып РФ ЭЭМ академиясен тәмамлаган.

1986-1990 елларда хәрби хезмәттә була.

1990-1993 елларда, хәрби хезмәттән китеп, Ленинградта кече предприятиеләр берлегендә инженер булып эшли.

1993 елда хәрби хезмәткә кире кайта, РФ Минюстының җәзаларны үтәтү баш идарәсе (рус. ГУИН, ФСИН) Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча бүлегенең махсус бурычлы отрядына (1995 елдан «Тайфун»[1]) урнаша. «Тайфун» составында 6 тапкыр Чечня белән Дагыстанга командировкага җибәрелә, шунда хәрби хәрәкәтләр вакытында яралана, тәненә 66 кыйпылчык ала.

1999 елның август-сентябрендә Дагыстан авыллларыннан кораллы фетнәчеләрне кысып чыгаруда катнаша. Ике «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән.

2000 елның мартында Руслан Гелаев (en) җитәкчелегендәге мең ярым кораллы фетнәче урнашкан Гой-Чу авылын уратып алуда катнаша. 10 мартта сугыш барганда утсибәр пулялары белән каты яралана һәм күп кан югалтудан вафат була. Санкт-Петербургның Серафим зиратында Дан аллеясында дәфен ителгән.

РФ Президентының 2000 елның 29 августындагы № 1597 указы белән РФ Каһарманы исеме бирелә.

Remove ads

Хәтер

2005 елда Санкт-Петербургның Выборг районындагы үзе тәмамлаган 534нче урта мәктәпкә исеме бирелгән[2].

534нче урта мәктәп урнашкан Раздельная урамын Тимур Сираҗетдинов урамы итеп үзгәртүгә Санкт-Петербург хөкүмәте һәм топонимик комисиясе («исем-фамилиясе әйтү өчен авыр» дигән сылтау белән) ризалык бирмәгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads