Торонто

From Wikipedia, the free encyclopedia

Торонтоmap
Remove ads

Торо́нто (ингл. Toronto [təˈrɒntoʊ]) — Канаданың иң зур шәһәре, Онтарио вилаятенең үзәк шәһәре. Торонто Канаданың Алтын дагасы — Онтарио күленең көнбатышы тирәсендә тупланган 7 миллионлы төбәкнең бер өлеше булып тора. Канада халкының якынча өчтән бер өлеше Торонтодан 500 чакрым тирәдә урнашкан. Торонтода илнең һәр алтынчы эш урыны тупланган. Торонтодан АКШ чигенә ерак түгел, ул күлнең аръягында башлана.

Thumb
Кыска фактлар Торонто, Нигезләнү датасы ...

Торонто – дөньяда иң күпмилләтле шәһәрләрнең берсе. 2006 ел бөтен-Канада исәбен алу буенча, биредә яшәүчеләрнең 47 проценты Канададан читтә туган. 9,6% — Һиндстанда, 8,2% Кытайда, 5,6 процентшар – Италия белән Филиппинда, 1,3% Россиядә, 1,2% - Украинада.[15]

Торонто телеманарасы карау мәйданчыгы булган дөньядагы иң биек телеманара – биеклеге 553 метр. Аны әле Гиннессның рекордлар китабына дөньяның иң биек корылмасы буларак та теркәп куялар. Манараны нибары өч ел (1973-1976) төзиләр.

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads