Волгоград

Россия Европа өлешенең көньяк-көнчыгышында урнашкан шәһәр, Волгоград өлкәсенең үзәге From Wikipedia, the free encyclopedia

Волгоград
Remove ads

Волгогра́д яки Сарысу (рус. ВолгоградИдел каласы, төрки телләрдә Сарысу, Сары-Чин) — Россия Европа өлешенең көньяк-көнчыгышында урнашкан шәһәр, Волгоград өлкәсенең үзәге.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Remove ads

География

Шәһәр Идел елгасының уң яры ~60 километрга буйлап сузылган, Мәскәүдән 961 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Подробнее Волгоградтан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) ...

Сәгать поясы

Вологоград һәм Волгоград өлкәсе халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.

Климат

Подробнее Волгоград климаты, Күрсәткеч ...
Remove ads

Тарих

Идел буе Болгары чоры

Төрки чыганаклар буенча Идел буе Болгары дәверендә бу урында сәүдә ноктасы Сарысу шәһәрчеге (кайбер чыганак буенча Сары Тиен (Сары Чин), болгарлар кайбер очракта тиен тире - тәңкә буларак кулланган) салынган. Идел буе Болгары һәм Шәрекъ - Фарсы иле, Бохара әмирлеге - арасында сәүдә иткән өчен фактория шәһәрчеге булып торган. Татар халык иҗатында борынгы исеме калган:

«Болгар иленең кызлары» җырыннан

…Иш суыннан билән ага

Сары-чингә, Итилгә,

Газиз башын хур була икән

Ялгыз калсаң чит илдә.

Алтын Урда чоры

Алтын Урда чорында Сарысу шәһәре сәүдә-хәрби ныгытмасы булып торган.

14 гасырда Алтын Урда бәкләрибәге Мамай кирмән янындагы калкулыкта каравыл ныгытмасына нигез салган. Бер риваять буенча бу курганда бәкләрибәк Мамай алтыннан коелган киемнәрендә күмелгән. Ләкин Мамайның чын кабере Кырымда табылган.

Мамай салган ныгытмасы булганга күрә Мамай курганы аталган, биредә бик канкойгыч сугышлар узган: Аксак Тимер һөҗүме һәм Сталинград сугышы.

Аксак Тимер Алтын Урдага һөҗүм иткәннән соң 1391-1395 елларда татар Сарысу шәһәренә зур зыян китергән, күп биналар җимерелгән иде.

Россия патшалыгы чоры

1589 елда татар Сарысу шәһәре рус гаскәре буйсындырган, һәм русча Сарысу - "Царицын" әйтелеше башланган.

Ватандашлар сугышы

Июльдә, Урал казаклары белән берләшү өчен, Дон гаскәре Царицынны алырга омтыла. 1918 елның август - сентяберндә Дон гаскәре Поворино һәм Воронежка таба һөҗүмгә күчте. 11 сентябрьдә совет сәргаскәрлеге үзенең гаскәрләрне Көньяк фронтка туплады. 24 сентябрьгә совет гаскәрләре казакларның Воронең-Пововрино юнәлешендә һөҗүмен туктаталар, ә Царицын юнәлешендә Красновның гаскәрләрне Дон артына чигендерә.

Совет чоры

1589 елдан 1925 елга кадәр шәһәр Цари́цын (Сарысу) исемен, ә 1925 елдан 1961 елга кадәр Сталингра́д исемен йөртә. 1942-1943 елларда барган Сталинград сугышы дөнья тарихында зур роль уйнаган, Икенче бөтендөнья сугышы иң зур хәрби-сәяси вакыйгасы.

1961 елда Волгоград исеме кушыла.

Remove ads

Эчке бүленеш

  1. Трактор заводы районы
  2. Кызыл Октябрь районы
  3. Үзәк районы
  4. Дзержинский районы
  5. Ворошилов районы
  6. Совет районы
  7. Киров районы
  8. Кызыл Армия районы

Халык

1811[17]1840[18]1856[17]1863[17]1897[19]1913[17]1926[17]1931[17]1939[17]1959[20]1970[21]1979[22]1989[23]2002[24]2010[25]
~3 8004 605~7 200~8 40055 186~100 800~153 500~304 100~445 000593 844817 647928 692998 8941 011 4171 021 244

Милли состав

Подробнее Милләт ...

Волгоград агломерациясе

Волгоград агломерациясе — Волгоград өлкәсе территориясендә урнашкан бер үзәкле шәһәр агломерациясе. Халык саны — 1,4 млн кешедән артык (Көньяк федераль округы халкының ~10% өлеше, Волгоград өлкәсе халкының ~55% өлеше). Агломерация составына Волгоград, Волжский, Краснослободск шәһәрләре, Городище, Светлый Яр, Средняя Ахтуба штб-лары керәләр.

Remove ads

Волгоград бүген

Идел буендагы шәһәр, порт. Идел-Тын каналының башы, тимер юл төене. Халык исәбе 981,9 мең кеше (2009). Машина ясау (трактор), кара һәм төсле металл, нефть һәм нефть химиясе, төзелеш материаллары, азык-төлек ширкәтләре үскән. Иделдә ГЭС. Каһарман шәһәр, Бөек Ватан сугышы (1941–1945 еллар) истәлекләренә бай. Дөньяда иң биек скульптура (82,3 м) — Ватан ана монументы Волгоград шәһәрендә урнашкан.

Мәгариф

Кардәш шәһәрләр

Remove ads

Татар матбугаты

Шәхесләр

Моны да карагыз

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads