Водород
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Водород яки сутуар (H, лат. hydrogenium, ингл. hydrogen) — Менделеевның периодик таблицасының беренче элементы. Табигатьтә иң киң таралган элемент (88,6%). Водородның 5 изотоптан өчесе үз исемнәрен йөртәләр: ¹H — протий (Н), ²H — дейтерий (D) һәм ³H — тритий (T).
H | 1 |
1,00794 | |
1s1 | |
Водород ц |
Бүгенге заманда Водород Галәмдә иң таралган элемент, 88,6% бөтен атом тәшкил итә, гелий 11,3%, башка элементлар нибары 0,1%.
Водород - йолдызлар һәм йолдызара газның нигезе. Атомар Водород рекомбинация чорында барлыкка килгән.
Йолдызлар температурасында (мәсәлән: Кояш өслегендә ~6000 °C) Водород плазма төрендә бар, йолдызара фәзада молекулалар, атомнар, ионнар, молекуляр болытлар төрендә тора.
Водородның гади матдәсе — җиңел төссез газ. Һава йә уттуар белән катнашканда янучан һәм шартлаткыч. Агусыз. Этанол һәм тимер, никел, палладий, платина кебек металларда эрүчән.
Стандарт температурада һәм басымда Водород - төссез, тәмсез, иссез, агусыз икеатомлы газ Н2.
Водород күпчелек металл булмаган элементлар белән ковалент бәйләнешләрне яхшы төзегәнгә күрә Җирдәге Водород күбесенчә молекуляр катнашмаларда - су, органик катнашмаларда бар.
Водород ның латин атамасы Hydrogenium булганга күрә H латин хәрефе белән билгеләнә.

Remove ads
Әдәбият
- Кузьменко Н. Е., Ерёмин В. В., Попков В. А. Начала химии. Современный курс для поступающих в вузы: Учебное пособие для вузов. — М.: Издательство «Экзамен», 2005.
- Дигонский С. В., Тен В. В. Неизвестный водород. — СПб: Наука, 2006. ISBN 5-02-025114-3
- Chart of the Nuclides. — 17th. — Knolls Atomic Power Laboratory, 2010. — ISBN 978-0-9843653-0-2.
- Newton, David E. The Chemical Elements. — New York : Franklin Watts, 1994. — ISBN 978-0-531-12501-4.
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads