Тукай аһәңнәре (вокаль-симфоник поэма)
Алмаз Монасыйповның вокаль-симфоник поэмасы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Тукай аһәңнәре (рус. В ритмах Тукая) — 1975 елда Алмаз Монасыйпов тарафыннан җиде Габдулла Тукай шигыренә камера оркестры һәм тавыш өчен язылган вокаль-симфоник поэма. Композиторның иң танылган әсәрләренең берсе булып тора[1]. Ике редакциясе мәгълүм. Эмиль Җәләлетдинов һәм Идрис Газиев башкаруында танылган. Әсәрнең алты кисәге татар телендә, берсе татар яки иске татар әдәби телендә башкарыла ала.
Remove ads
Тарих
Поэма 1975 елда композитор тарафыннан бөек татар шагыйренең 90-еллыгына багышлап традицион булмаган камера оркестры өчен языла[2]. 1976 елда Татарстан китап нәшриятында баритон тавышы һәм фортепиано өчен транскрипциясе дөнья күрә.
Тасвирлама
Композиторның джаз белән кызыксынуы өлешчә Олег Лундстрем оркестры белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Вокаль-симфоник поэма, бер яктан, татар мөнәҗәтләре-бәетләре, инкыйлабка кадәрге чорга хас көйләп сөйләү алымы һ.б. татар һәм зуррак алганда - гомум Шәрыкъ музыкасы үзенчәлекләренә таянып языла[3][4]. Әсәрдә Тәфтиләү, Пар ат татар халык көйләре кулланыла[5]. Поэмада киң кулланылган 5/8 һәм 7/8 үлчәмнәре, ягъни ритмик үзенчәлекләр татар халкының мөнәҗәт, бәет кебек көйләп уку жанрларыннан гыйбарәт[6].
Икенче яктан, Европаның заманча агымнары джаз, Георг Фридрих Гендель музыкасын хәтерләткән[7] нео-классицизм, эстрада музыкасы үзенчәлекләре дә чагыла[4].
Әсәрнең 1 һәм 3 нче кисәге шагыйрьнең туган җире белән бәйле шигырьләргә нигезләнә, 2, 4, 5 нче кисәкләрдәге шигырьләр - шагырьнең эчке дөньясын һәм күңелендәге кичерешләрен тасвирлый, 6 һәм 7 нче кисәкләр җәмгыятьне үзгәртү, инкыйлабый темалар белән тыгыз үрелгән.
Remove ads
Төзелеш
Әсәр 7 кисәктән тора:
Редакцияләр

Әсәрнең ике редакциясе мәгълүм. Беренче редакциясе баритон тавышы өчен билгеләнә. Икенче редакциясе - тенор Идрис Газиев өчен языла[8]. Икенче редакция түбәндәге инструменталь төркемне таләп итә[7]:
- тенор микрофон белән
- 2 электрогитара
- орган яки электроорган
- рояль микрофон белән
- бәрмә уен кораллары микрофон белән
- даирә / дәф
- кыллы оркестр (I, II скрипка, альт, виолончель һәм контрабас партияләре)
Remove ads
Музыка
Кереш
Әсәрнең эпиграфы буларак сүзсез Г.Тукайның "Пар ат" шигыренә иҗат ителгән халык көе кулланыла. Керешнең музыкасы үсә торган ритмик остинатога кушылып яңгыраган "Пар ат" көеннән гыйбарәт. "Пар ат" көе музыкаль әсәрнең бүтән кисәкләрендә дә кулланыла. "Пар ат" шигырендә шагыйрьнең язмышы буенча насыйп булган Казан шәһәренә килүе чагылыш таба. Бу җәһәттән, "Пар ат" темасы әсәрдә язмыш темасы буларак күзалланырга мөмкин[9]. "Пар ат" әсәрдә сүзсез кулланылган сигезенче Г.Тукай әсәре булуы да фараз[10].
![]() |
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. |
![]() |
Туган җиремә
Киң булмаган диапазонда, әмма мелизмнарга бай вокаль партия татар халкының китап көйләренә охшаган[11]. Вокаль партия оркестрдагы пентаккордлар белән үрелеп килә. Шагыйрь әсәрендәге 9 бәетнең 6 сы гына кулланыла һәм әсәрнең 3 куплетын тәшкил итә.
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен
Әсәрнең икенче кисәгендә Г.Тукайның Серләүхәсез, ягъни исемсез шигыре тулысынча кулланыла. Бу җырда кулланылган алымнарның күбесе, шул исәптән алтын секвенция гармоник эзлеклелеге, 1970-еллар совет эстрада музыкасында таралган алымнарга якын[12]. Куплет араларында орган гына яңгыраган эпизодлар шәрыкъ музыкасын хәтерләтә[13].
Туган авыл
Өченче кисәктә совет заманындагы дөньяга караш таләпләренә буйсынырга мәҗбүр булып, автор тарафыннан Габдулла Тукай исемдәш шигырендәге дүрт строфаның өчесе генә кулланыла. Коръәнне, Мөхәммәт пәйгамбәрне сүзгә алган икенче строфа төшерелеп калдырыла. Төп мөнәҗәтне хәтерләткән көй орган аккордлары белән үрелеп бара[11].
Тәүбә вә истигъфар
Кисәктә Габдулла Тукайның Александр Пушкин язган "Унынчы васыять" шигыренә җавап булып торган исемдәш шигыре тулысынча кулланыла. "Тәүбә вә истигъфар" шәрыкъ музыкасына хас булган нәзыйрә жанрына, ягъни бер автор әсәрен башка автор тарафыннан яңача бәян итүгә якын. Кисәктә кулланылган кече секундалар һәм ритмик үзенчәлекләр классик шәрыкъ музыкасын хәтерләтә[12]. Кече секундалы кереш сорнай тембрына охшау максатын күз алдында тота. Шулай итеп, әлеге җырдагы сорнай һәм дәф ансамбле аны шәрыкъның җиңел музыкасына якынайта (мәсәлән, шулай ук тынлы музыка коралы булса да, суфи идеяләр белән бәйләнешле нәй җитди музыкада ешрак кулланыла).
Өзелгән өмид
Кисәкнең керешендә "Пар ат" лейтмотивы яңгырый. Кисәкнең нигезендә Габдулла Тукайның иң танылган шигырьләренең берсе - татар халык "Тәфтиләү" көенә җырланган "Өзелгән өмид" шигыре ята. Бу кисәктә җырлау һәм сөйләмгә якын өлешләр үрелеп бара һәм вокаль партияне башка кисәкләргә караганда чагыштырмача баета. Бу кисәкнең лирик яктан күптөсмерлелеге аны вокаль-симфоник поэманың лирик үзәге булып санауга юл ача.
Бу кисәктә татар халык "Тәфтиләү" көе бер тапкыр үзгәрешсез кулланыла. Ул оркестр партиясендә 48-64 нче тактларда җырчыга кушылып башкарыла. Ике кушылып башкарылган көй музыка үлчәмнәре белән аерыла, һәм шуңа күрә тыңлаучы тарафыннан җиңел таныла. "Тәфтиләү" көе кисәкнең башка өлешләрендә үзгәрешләр белән генә кулланыла.
Бу кисәктә 43-46 тактларда "Пар ат" лейтмотивының яртысы җырчы партиясендә барлыкка килә.
Белмәдем
Алтынчы кисәк Габдулла Тукай тарафыннан Гаяз Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз" романы тәэсирендә язылган шигыренә нигезләнә. Бу Габдулла Тукайның "Мөридләр каберстанындин аваз" шигыре Һибәтулла Салиховның танылган "Тәндә җаным" мәрсиясенә җавап буларак та күзаллана. "Тәндә җаным" суфичылык идеяләреннән гыйбарәт булса, "Мөридләр каберстанындин аваз" гасыр башының инкыйлабый үзгәрешләр кертү идеяләренә нигезләнә. Әсәр шигъри алымнарга гаять бай: анафора, эпифоралар аңа үзе бер гүзәллек иңдерә. Шигырь 11 бәеттән тора, һәм иң уртасында урнашкан алтынчы бәеттә "Коръән" сүзе кулланыла. Һәр бәет "икәндер, белмәдем" сүзләре белән тәмамлана. Бәетләр грамматик төзелеше ягыннан тәңгәл: кабатланган сүз белән белдерелгән тәмамлыктан башланса, юлның уртасында — "вәйран идән", "иһдам идән", "игъдам идән" кебек сыйфат фигыль белән белдерелгән ия, һәм "икәндер, белмәдем" кебек сүзләр белән тәмамлана. Һәр бер юлда уңай яки тискәре даирә турында сүз алып барыла: тискәре даирә ишаннар, мөритләр, ишаннар иярченнәре белән күрсәтелсә, уңай каһарманнарның вәкилләре булып шагыйрьләр, ишаннарга каршылар, "инсан" Гаяз Исхакый һәм автор үзе билгеләнә.
Әмма Алмаз Монасыйпов шигырьнең совет заманы сәясәте таләпләре аша үткән вариантын кулланырга мәҗбүр була, һәм төп мәгънәсен үз эченә алган 10 нчы бәет төшерелә, алтынчы бәеттәге "Коръән" сүзе "Чулпан" сүзе белән алмаштырыла[14]. Әлеге кисәк Габдулла Тукайның төп нөсхәи сүзләре һәм Нури Арслан хәзерге татар әдәби теленә якынлаштырылган вариантлары белән нәшер ителә[15]. Әмма Идрис Газиев һәм Эмиль Җәләлетдинов репертуарында ул Нури Арслан эшкәртүендәге сүзләргә генә башкарыла. Әлеге Г.Тукай шигыренең төп идеяләренең берсе тәсәувыфчылыкка карата тәнкыйть, әмма аны инкарь итү түгел.[14]
Музыканың асылында башта аска таба, аннары өскә таба юнәлгән остинато йөреше ята.
Бу ямьсез кара болыт
Соңгы кисәк Г.Тукайның "Татар яшьләре" шигыренә языла. Кисәк Европа музыкасының остинато вариацияләре формасына нигезләнә[7]. Сигез вариация һәр кабатлану белән куәтлерәк үзгәрешләр кичерә. Нәтиҗәдә җиденче варияциядә вакытлыча башка тональностькә күчә (до-минор)[7]. Ахырда, сигезенче вариация янәдән төп тональностькә кайта. Остинато басыннан тыш, мелизмнар (бизәкләр), фигурацияләр һәм фактура алымнары Европада пәйда булган барокко стиленә якын һәм шуңа күрә неоклассицизм дип исемләнгән ХХ гасыр Европа музыкасы юнәлеше белән аваздаш[7].
Remove ads
Башкарулар
Әсәр премьерасында (һәм беренче редакциясендә) баритон Эмиль Җәләлетдинов тарафынан Алмаз Монасыйпов җитәкчелегендәге оркестрга кушылып башкарыла[16]. Икенче редакция 1993 елда тенор Идрис Газиев тавышына исәпләп ясала. Бүгенге көнгә Тукай аһәңнәре Казан, Уфа, Мәскәү, Петербург, Екатеринбург һ.б. шәһәрләр концерт залларында башкарылды[17]. Әсәр Эмиль Җәләлетдинов башкаруында Татар музыкасы фонохрестоматиясенең тугызынчы дискына да яздырыла[18].

Remove ads
Кызыклы фактлар
Әсәрнең өченче кисәге "Туган авыл" Алмаз Монасыйповның "Өч флейта һәм арфа өчен камера концерты"нда (рус. Камерный концерт для трех флейт и арфы, 1979) икенче кисәкнең төп темасы буларак кулланыла[19].
Шулай ук карагыз
Ноталар
- Алмаз Монасыйпов. . — Казан: Татар.кит.нәшр., 1976. — 41 б.
Әдәбият
- Бородовская, Л.З. (2020). Традиции суфизма в татарской музыке. Москва, Берлин: Директ-медиа. pp. 218. .
- Газиев И.М.. Граммофон язмаларында Тукай әсәрләре (tt). Фәнни Татарстан, 2017 №2 pp. 37-43. 2020-06-29 тикшерелгән.
- Идрис Газиев: Тукай яшәргә өмет бирә. 2020-06-29 тикшерелгән.
- Дулат-Алеев В.Р. Кереш мәкалә (Җ.Дәрзаман тәрҗ.) // В. Дулат-Алеев, З. Саләхова Татар музыкасы фонохрестоматиясе: музыка уку йортлары өчен. — 2005.
- Дулат-Алеев, В. (2007). Татарская музыкальная литература. Казань: Казанская государственная консерватория. pp. 492. .
- Җәләлетдинов Эмиль Усман улы. әлеге чыганактан 2020-06-29 архивланды. 2020-06-29 тикшерелгән.
- Моң патшасы Алмаз Монасыйповның тууына 90 ел (август 31). 2020-06-29 тикшерелгән.
- Самигуллина Эльвира, Нигматуллин Айрат. «Маршем Сайдашева впервые со времен ханов татарская музыка заставила шагать армию». июнь 12, 2020 тикшерелгән.
- Раил Сәйфуллин (2004). Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән вокаль музыка. Музыка дәресләре: 5—7 нче сыйныфлар: Укытучылар өчен методик кулланма.. Мәгариф. 2020-06-29 тикшерелгән.
- Наилә Шәрифуллина. Моң тамырсыз булмый // . — Казан: КПССның Татарстан өлкә комитетының газета һәм журналлар нәшрияты, 1985 №7. — Б. 185-187.
- Рәдиф Кашапов. Эмиль Заляльдинов: в ритмах Тукая. 21.03.2023
Remove ads
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads