Биологик тукыма

From Wikipedia, the free encyclopedia

Биологик тукыма
Remove ads

Тукыматөзелеше һәм чыгышы ягыннан охшаш булган, уртак вазифаларны үти торган күзәнәкләр төркемнәре һәм күзәнәкара матдә берлеге. Һәрбер орган берничә төрле тукымадан тора, тик, гадәттә, шуларның берсе өстенлек ала.

Кыска фактлар Биологик тукыма, Кайда өйрәнелә ...
Thumb
Биологик тукыма мисалы

Тере организмнарның тукымалар төзелешен гистология фәне өйрәнә.

Кеше һәм хайваннар организмында түбәндәге дүрт төркем тукымаларны аералар:

Remove ads

Тукымалар ясалу

Бүленә башлаганда, үсеш алган яралгының барлык күзәнәкләре бертөрле була, ләкин аннан соң алар арасында специальләшү күзәтелә. Аларның кайберләре күзәнәкара матдә бүлеп чыгара. Төзелеше һәм чыгышы белән охшаш булып, уртак функцияләрне үтәүче күзәнәкләр төркемнәре һәм күзәнәкара матдә тукымалар дип атала. Һәрбер орган берничә төрле тукымадан тора, ләкин шуларның берсе, кагыйдә буларак, өстенлек ала.

Хайваннар һәм кеше организмында тукымаларның төп дүрт төркеме бар: эпителиаль, тоташтыргыч, мускул һәм нерв тукымалары. Мускулларда, мәсәлән, мускул тукымасы өстенлек итә, ләкин, аның белән беррәттән, тоташтыргыч һәм нерв тукымалары да була. Тукыма бер генә төрле күзәнәкләрдән дә, төрлесеннән дә торырга мөмкин. Күзәнәкара матдә шулай ук кимерчәктәге кебек бериш булырга мөмкин, ләкин тукымаларга эластиклык һәм тыгызлык бирүче сыгылмалы тасма, җеп рәвешендәге төрле структур ясалгылардан да торуы ихтимал.

Remove ads

Эпителиаль (япма) тукымалар

Бу төр тукымалар тиренең тышкы өслеген каплап тора. Моннан тыш, алар кан тамырларының, сулыш юллары һәм сидек юлларының эчке өслеген дә түши. Эпителиаль тукымаларга төрле секретлар (тир, селәгәй, ашказаны сыекчасы, ашказаны асты бизе сыекчасы) эшләп чыгаручы бизчел тукыма да керә.

Функцияләрнең күптөрлелеге эпителиаль тукымаларның шактый төрлелегенә китерә. Ләкин алар барысы да күп кенә уртак үзлекләргә ия. Аларның күзәнәкләре, тыгыз рәтләр булып, бер яки берничә катлауга урнаша, күзәнәкара матдәсе бик аз, кубалакланырга һәм яңалары белән алмашынырга мөмкин. Функцияләре күптөрле булуга бәйле рәвештә, эпителиаль тукыма күзәнәкләренең төзелеше аерыла. Мәсәлән, сулыш юлларының төкле эпителиенда керфекчекләр була, алар трахея һәм бронхларның дымлы өслегенә утырган тузанны тышка чыгарырга булыша. Ашказанының эпителиаль күзәнәкләре цитоплазмада секрет тупларга сәләтле. Аннары алар ашказаны куышлыгына эләгә һәм алардан ашказаны сыекчасы чыгарыла.

Remove ads

Тоташтыргыч тукымалар

Бу төр тукымалар тагын да күптөрлерәк. Аларга терәк тукымалар — кимерчәк һәм сөяк, сыек тукыма — кан, мускул җепселләрен аерып торучы эластик көпшәк тоташтыргыч тукыма, май тукымасы, сеңерләр составына кергән тыгыз тоташтыргыч тукыма керә.

Барлык шушы күп төрле тукымаларның уртак үзенчәлеге булып тукымаларга механик ныклык бирүче күзәнәкара матдәнең яхшы үсеш алуы тора. Сөяк тукымасында ул каты һәм нык, кимерчәк тукымасында нык һәм эластик. Канда транспорт функциясен үтәгәнлектән, ул сыек. Тоташтыргыч тукыма нык сузылучан органнарның — аналык, ашказаны, кан тамырлары һ.б.ның — тышчаларында очрый.

Тоташтыргыч тукыма аркасында тире үзе береккән мускул һәм сөякләргә карата торышын үзгәртергә мөмкин.

Тоташтыргыч тукымада микроорганизмнарга каршы торырга сәләтле күзәнәкләр була, әгәр ниндидер органның төп тукымасы зарарланса, ул югалган элементларны алмаштыра ала. Мәсәлән, яра төзәлгәннән соң барлыкка килгән җөй тоташтыргыч тукымадан тора. Дөрес, ул элекке тукыма башкарган функцияне үти алмый.

Мускул тукымасы

Мускул һәм нерв тукымалары тынычсызлауга төрлечә җавап бирәләр: нерв тукымасы нерв импульсларын — электрохимик сигналларны барлыкка китерә. Алар ярдәмендә нерв тукымасы үзе белән бәйләнештәге күзәнәкләрнең эшен көйли. Мускул тукымасы кыскара. Шулай итеп, нерв тукымасы ярсынучанлык һәм үткэручэнлеккә ия: ул ярсынганда нерв импульсларын үткәрә. Ә мускул тукымасына ярсынучанлык һәм кыскаручанлык үзлеге хас.

Мускул тукымасының өч төре бар: шома, аркылы-буй һәм йөрәк мускулы.

Шома мускул тукымасы таякчык рәвешендәге бер төшле орчыксыман күзәнәкләрдән тора. Бу тукыма кан тамырларының һәм эчке органнарның, мәсәлән ашказаны, эчәклек, бронхларның, ягъни, безнең теләктән тыш, автоматик рәвештә эшли торган органнарның эшен тәэмин итә. Шома мускуллар ярдәмендә күз бәбәгенең зурлыгы, күз ясмыгының (хрусталигының) кәкрелеге һ. б. үзгәрә.

Аркылы-буй мускул тукымасы рефлектор рәвештә дә, безнең теләгебез белән дә (ирекле) эшли торган скелет мускулларын барлыкка китерә, мәсәлән, тәннең пространствода күчүен тәэмин итә. Алар тиз кыскарырга да, шулай ук озак вакыт кыскарган яки йомшарган хәлдә булырга да сәләтле. Аркылы-буй мускул тукымасы күп төшле озын җепселләрдән тора. Мускул җепселенең төшләре, гадәттә, тышкы мембрана астына урнаша. Җепселнең урта өлешен кыскарту җепләре алып тора. Алар чиратлашып урнашкан төрле тыгызлыктагы аксым пластинкаларыннан (актин һәм миозиннан) тора, шуңа күрә алар оптик микроскопта аркылы сызгаланган (аркылы-буй) булып күренә.

Йөрәкнең мускул тукымасы да шулай ук мускул җепселләреннән тора, ләкин аларның үзенчәлекләре бар. Беренчедән, биредә янәшә урнашкан мускул җепселләре үзара тоташканнар. Икенчедән, җепселнең үзәгендә урнашкан төшләр саны күп түгел. Мондый төзелешле булу аркасында, бер урында туган ярсыну кыскаруда катнашучы бөтен мускул тукымасына бик тиз тарала.

Remove ads

Нерв тукымасы

Нерв тукымасы ике типтагы күзәнәкләрдән: төп нерв күзәнәкләре — нейроннар һәм ярдәмче күзәнәкләр — нейроглиялэрдэн тора. Нейронның төп үзенчәлеге — аларның югары ярсынучанлыгы. Алар тышкы тирәлектән һәм организмның эчке тирәлегеннән сигналлар алалар, аларны үткәрәләр һәм эшкәртәләр, бу — органнарның эше белән идарә итү өчен кирәк. Нейроннар бик катлаулы һәм күп санлы чылбырларга җыелганнар, алар информацияне алу, эшкәртү, саклау һәм файдалану өчен кирәк.[1]

Remove ads

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads