Төче чия

From Wikipedia, the free encyclopedia

Төче чия
Remove ads

Төче чия (лат. Prunus avium) — караҗимеш (лат. Prunus) ыругыннан чия (лат. Cerasus) асыругының агачы.

Кыска фактлар Төче чия, Кыскача исем ...
Thumb
Төче чия

Биеклеге 25–30 м. Көнбатыш Азиядә, Көнбатыш Аурупада үсә. Кавказда, Украинада, Молдовада үстерәләр. Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик поясында иртә өлгерүче сусыл җимешләре өчен үстерелә. Озак яши (100 яшькә кадәр, культурада 50 яшькә кадәр), читтән серкәләнүчән, күпләгән сортлары бар.

ТӨЧЕ ЧИЯ (черешня). Бу җимешнең сидек кудыру, эч йомшарту сыйфаты бар. Ул эчәклекне яхшы чистарта. Төче чиядә витаминнар һәм минераль мат­ дәләр бик күп булганга, аны азканлылык вакытында кулланырга тәкъдим итәләр. Бу җимештә органик кислоталар аз, шунлыктан ул ашказаны согы ясалуны көчәйтми, саруны кайнатмый, организм аның туклыклы матдәлә­ рен җиңел үзләштерә. Шуның өчен төче чияне уникеилле эчәк һәм ашказаны җәрәхәте, гастрит авырулары булган кешеләргә ашарга киңәш итәләр.

Төче чиядә окси-кумарин һәм кумарин бар. Болар—тонусны күтәрә тор­ ган матдәләр, операцияләрдән соң организмны ныгытырга ярдәм итәләр.

Кумарин тәэсирендә канның оешучанлыгы акрыная һәм тромблар ясалу куркынычы кими.

Төче чия составында алма һәм аскорбин кислоталары, В1 В2, РР, Е ви­ таминнары бар; микроэлементлардан фтор, кобальт, магний, кальций, марганец, кремний, никель, цинк барлыгы билгеле.

Чия составындагы — ЙОД калкансыман бизгә файда. — ТИМЕР азканлылыктан ярдәм итә. — КАЛИЙ гипертония авыруыннан файдалы. — ФРУКТОЗА диабетикларга ярдәм итә, чөнки шикәрне алыштыра ала. — АНТОЦИАННАР һәм КАРАТИНОИДЛАР кан тамырларының стенкаларын ныгыталар. — ИНОЗИТ организмнан холестеринны чыгара һәм матдәләр алмашын яхшырта.

Төче чия шулай ук бөерләрнең һәм бавырның эшчәнлеген, тирене яхшыр­ та, организмнан шлакларны чыгара, эч кибүне бетерә. Шулай ук экзема, тире авырулары, бетчәләрдән интеккән кешеләргә файдалы.

Төче чия согы организмнан артык холестеринны чыгара. Караңгы сортла­ рын гипертония һәм атеросклероз авырулары булган, күзләре начар күргән кешеләргә тәкъдим итәләр. Бу максатта көненә 300 г төче чия ашау җитә.

Төче чияне эчәклектә ябышмалар (спайка) ясалу авыруыннан интеккән кешеләргә ашарга киңәш ителми.

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads