Молдова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Молдова Республикасы (Молдова; рум. Republica Moldova/Република Молдова, Moldova/Молдова) — Европаның көньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт.
2004 елның җанисәбе буенча, халык саны — 3 383 332 кеше (Днестр буе Молдавия Республикасын исәпләмичә).[40]
Дәүләт теле — латин графикасы нигезендә молдаван теле[41].
Дәүләт төзелеше — унитар дәүләт, парламент республикасы. 39 административ-территориаль берәмлеккә бүленә, шул исәптә 32 район, 5 муниципий һәм 2 автономияле берәмлек — Гагаузия һәм Днестр сулъягы.
Remove ads
География
Чиктәшлек
Молдова Көнчыгыш Европа тигезлегенең көньяк-көнбатышында, Днестр һәм Прут елгалары арасында урнаша.
Иң биек нокта — Баланешты тавы (429,5 м), уртача биеклеге — диңгез өстеннән 147 м. Туфраклар — күбесенчә кара туфраклар (75%). Урманнар территориянең 6% өлешне биләп торалар.
Кырый нокталар
- Төньяк — Наславча авылы (48°29' т. к.)
- Көньяк — Джурджулешты авылы (45°28' т. к.)
- Көнчыгыш — Паланка авылы (30°05' кб. о.)
- Көньяк — Крива авылы (26°30' кб. о.)
Файдалы казылмалар
Известьташ, гипс, балчыклар, пыяла комы, гравий, зур булмаган нефть һәм газ чыганаклары.
Климат
Климат — уртача континенталь. Гыйнварның урта температурасы — -3…-5 °С, минимум — -41 °С, июльнең урта температурасы — +19,5…22 °С, максимум — +42,4 °С. Урта ел явымнар саны — 450–500 мм.
Гидрография
Барлык елгалар Кара диңгезе бассейнына керәләр. Төп елгалар — Днестр һәм Прут.
Remove ads
Тарих
XIV гасырына кадәр Молдова территориясе төрле кабиләләрнең (готлар, антлар, гет-даклар) һәм дәүләтләр (Киев Русе, Алтын Урда, Галич-Волын кенәзлеге) биләмәләрнең өлеше булган. 1359 елда беренче молдаван дәүләте — Молдаван кенәзлеге оештерыла. XVI—XVIII гасырларда — Госман империясе составында.
1711 елда, Яшь шәһәрендә молдаван господаре Дмитрий Кантемир Россиягә присяга бирә; ләкин Прут походы нәтиҗәсендә, Госман империясе составында кала.
XVIII гасырның ахырында, Рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә, Россия составына Днестр сулъягы керә; 1812 елда, чираттагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә, Россия составына Бессарабия керә.
1917 елда Молдавия Демократик Республикасы игълан ителә, 1918 елның гыйнварында Бессарабиягә румын гаскәрләре керәләр, шул ук елның мартында Бессарабия Румыния составына кертелә. 1924 елда Днестр сулъягында Молдавия Автономияле Совет Социалистик Республикасы (МАССР) оештырыла.
1940 елда, Молотов-Риббенроп пактның шартлары буенча, Румыния Советлар Берлегенә Бессарабияне һәм Төньяк Буковинаны бирергә мәҗбүр ителә. Бессарабия территориясендә Молдавия Совет Социалистик Республикасы (МССР) оештырыла, аның составына элекке МАССР территориясе кертелә.
1941 елда, Бөек Ватан сугышы барышында, МССР территоряне алман һәм румын гаскәрләре басып алалар. 1944 елның яз-җәйдә, Яссы-Кишенәү операциясе нәтиҗәсендә, Молдова алман-румын гаскәрләреннән азат ителә.
1991 елның 27 августта Молдова бәйсезлеген игълан итә. 1989—1992 еллардагы Приднестровье конфликты нәтиҗәсендә, Молдова, фактта, Днестр сулъягы территорияне югалта, анда танылмаган Днестр буе Молдавия Республикасы оештырыла.
1994 елда Молдова Констиуциясе кабул ителә.
Remove ads
Халык
Милли состав
Дин
АКШ Үзәк разведка идарәсе мәгълүматларына караганда, 2014 елда православие динендәгеләр 90,1 %, православиедән башка христианнар 2,6 %, башка диннәр тарафдарлары 0,1 % булган[48]. Молдова халкының (4 043 000 кеше) 0,40 % ы (15 мең кеше) ислам дине тарафдары (2020) [49].
Административ-территориаль бүленеше
Муниципийлар
Автономияле территорияләр
Remove ads
Икътисад
Икътисад нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә. ҮКИ белешмә китабы буенча, Молдова эшче көченең 25 % өлеше чит илләрдә эшли.
Экспорт — азык-төлек товарлары, текстиль. Төп импортёрлары — Россия (29 %), Румыния (15 %), Италия (10 %).
Импорт — минирәл чималы һәм ягулык, машиналар, җиһазлар, химикатлар. Төп экспортёрлары — Россия (21 %), Румыния (16 %), Украина (15 %).
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads