Яфрак коючы үсемлекләр

From Wikipedia, the free encyclopedia

Яфрак коючы үсемлекләр
Remove ads

Яфрак коючы үсемлек — ботаникада елның билгеле бер вакытында яфраклары коела торган агач яки куак. Кайбер очракларда, бу уртача яки арктик климат булган өлкәләрдә кышның түбән температурасы белән бәйле; явым-төшемнәр җәдвәле ел фасыллары буенча көйләнгән башка өлкәләрдә яфраклар корылык сезонында коела.

Кыска фактлар Яфрак коючы үсемлекләр, Моның каршысы ...
Thumb
Көзге яфраклы өрәңге агачы
Thumb
Яфрак койган агачлар кышкы чорда

Яфрак коючы үсемлекләргә капма-каршы, яфраклары берьюлы төшми торган мәңге яшел дип аталганнары бар. Моннан тыш, арадаш цикллы үсемлекләр бар — алар ярым яфрак коючы дип атала.

Күпчелек яфраклы үсемлекләр сабаклары яфрак белән капланганчы чәчәк ата — бу серкәләнү нәтиҗәсен арттыра: җил ярдәмендә серкәләнүче үсемлекләрдә яфрак булмау бу процессны гадиләштерә, бүтәннәрдә шул ук фактор бөҗәкләр өчен чәчәкләрнең күренүен яхшырта. Ләкин, бу стратегия куркыныч та булырга мөмкин, чөнки көчле салкыннар яки корылык орлыкларны юкка чыгарырга мөмкин.

Яфракларын коеп, агачлар һәм куаклар үзләренең дымга ихтыяҗын киметә: салкын һавада су бозланып ката. Моннан тыш, яфрак булмаганда, үсемлекләрнең һава агымы арта, бу аларның кәүсәләрен һәм бәбәкләрен кар бураннары китергән зыяннан саклый.

Remove ads

Татарстанның яфраклы урманнары

Татарстанда киң яфраклы урманнар Көнбатыш Кама алдының көньяк өлешендә, Идел алдында һәм Кама аръягында таралганнар. Имән, юкә, очлы яфраклы өрәңге, карама һәм элмә агачлары белән формалаша. Куаклыкта чикләвек куагы, сөялле кабар агачы, гади зелпе, мурт эт шомырты, Кама аръягында дала чиясе, күгән өстенлек итә. Туфрак өслегенең тере капламы урман флорасыннан: гади сәрдә, күпьеллык зибык уты, Европа тайтоягы, язгы кырлы борчак һәм башкалар, шулай ук эфемероидлар: Галлер сәрдәнәсе, казаяксыман җилдәк, каз юасы һәм башка үсемлекләрдән тора.[1]

Remove ads

Яфрак коючы кайбер агачлар һәм куаклар

Өрәңге

Каен

Миләш

Карама

Карагай

Имән

Усак

Тал

Тирәк

Алмагач

Шомырт

Чия

Гөлҗимеш

Карлыган

Кура җиләге

Юкә

Кәстәнә

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads