Умартачылык

From Wikipedia, the free encyclopedia

Умартачылык
Remove ads

Умартачылык — бал, балавыз һәм башка умартачылык продуктларын алу, үсемлекләрне серкәләндерү максатыннан, бал кортларын үрчетү белән шөгылләнүче авыл хуҗалыгы тармагы.

Thumb
Умарта тишеге.

Умартачылык продуктлары

Thumb
«Умартачылык продуктлары»,Вроцлав.
Thumb
Умартачылар.
  • бал,
  • Тома балавыз (прополис) - кортлар бөреләрнең сумалалы бүлендекләрен җыеп һәм аларны үз ферментлары белән эшкәртеп әзерли торган корт җилеме. Бактериягә, вируска һәм паразитларга каршы нәтиҗә бирә. Пешкән, яраланган, ашказаны җәрәхәте, туберкулез вакытында файдаланыла. Теш авыртуын баса.
  • Серкә - ул аксым, май, углевод, витамин, минераль матдәләргә бай. Депрессиядән алып балага узмауга кадәр һәм яман шеш кебек чирләрдән файдалы. Авыруларга каршы торучанлыкны арттыра.
  • Корт анасы сөте - яшь туендыручы бал кортлары бизләрендә ана корт салган күкәй кәрәзләрендә үсүче кортларны туендыру өчен эшкәртелә. Баш мие эшчәнлеген, аппетитны, йокыны, хәтерне яхшырта. Аның составында В һәм РР төркеме витаминнары, фолий кислотасы, микроэлементлар: калий, кальций, натрий, магний, тимер, цинк һәм башкалар бар.
  • Бал икмәге (перга) - кортлар җыйган һәм кәрәз тишекләренә тутырылган чәчәк серкәсе. Аның составында бөтен билгеле витаминнар һәм алыштыргысыз аминокислоталар, иллегә якын фермент, дистәләгән углевод, микроэлемент һәм гормоннар бар. Аз канлылык, анемия, ашказаны җәрәхәте вакытында нәтиҗәле, иммунитетны көчәйтә, гемоглобин һәм эритроцитларны арттыра.
  • Сорыкорт сөте - А витамины күләме буенча балык маеннан соң икенче урында тора. Аксым, пептидлар, алыштыргысыз аминокислоталар, липидлар, гормоннар, макро- һәм микроэлементларга бай. Җенес органнары дисфункцияләрендә, психиатрия, гастроэнтерологиядә аеруча файдалы.[1]

Шулай ук:

Remove ads

Тарих

Thumb
Кенияда умарта

Умартачылыкның тарихи этаплары:

  • Кыргый умартачылык — ау ярдәмендә агач куышыннан бал вә балавыз табу.
  • Куышлы умартачылык.
  • Тубаллы умартачылык (бал кортларын махсус тубалларда үрчеткәннәр).
  • Рамлы умартачылык (бал кортларын умарталарда үрчеткәннәр) .

Беренче рамлы умартаны Украина умартачысы Петр Прокопович 1814 елда булдыра.

Ә америкалы Лоренц Лорен Лангстротом 1851нче елда өстән алынмалы рамлы умарталар булдыра[2]/.

Чех умартачысы Ф.Грушко бал аеру аппараты уйлап тапкач умартачылык тагы да җайлаша.

Remove ads

Бал алу


Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads