Фатыйх Шәрипов
Сәвитләр Берлеге Каһарманы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Фатыйх Булатов белән бутамагыз.

Фатыйх Шәрипов, Фатыйх Зариф улы Шәрипов (Фатых Зарипович Шарипов; 1921 елның 20 гыйнвары, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә кантоны, Бәйрәкәтамак ― 1996 елның 4 июне, РФ, Санкт-Петербург) — Советлар Берлеге Каһарманы (1944), подполковник.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1921 елның 20 гыйнваренда Татарстан АССР Бөгелмә кантоны (хәзерге Ютазы районы) Бәйрәкәтамак авылында туган. Бөгелмә педагогия укуханәсен (1937), Казанда танк училищесын (1940―1942), Ленинградта бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр югары мәктәбен (1946) тәмамлаган. 1937―1940 елларда авыл мәктәбендә математика укытучысы булып эшли.
Бөек Ватан сугышында
1942 елның маеннан фронтта. 40-нчы армиянең 10-нчы танк корпусы 183-нче танк бригадасы танк ротасы командиры. Брянск, Воронеж, I һәм II Украина фронтлары составында Воронеж-Косторненская, Белгород-Харьков юнәлешендә һөҗүмнәрдә, Днепрны кичүдә катнаша (1943). Яссы-Кишенәү (1944) һәм Братислава-Брно (1945) юнәлешләрендә һөҗүм хәрәкәтләрендә катнаша.
Батырлыгы
Украина ССР Киев өлкәсе Кагарлык районы Балык авылы янында Днепрны кичкәндә батырлык үрнәге күрсәтә: 1943 елның 23 сентябрендә Ф. Шәрипов җитәкчелегендәге моторота елганы кичә, плацдарм яулый, 3 тәүлек буена дошманның контрһөҗүмен кире кайтарып тора. 1944 елның 1 гыйнваренда Советлар Берлеге Каһарманы исеменә лаек була.[2]
Сугыштан соң
1951 елда оттавкага чыга. Ленинградта диңгез укуханәсендә эшли.[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Советлар Берлеге Каһарманы (1944 ел 1 гыйнвар).
- Ленин ордены.
- Ике Кызыл Йолдыз ордены.
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены.
- Баулы районы мактаулы ватандашы.[4]
Хәтер
- Баулыда якташлары - Советлар Берлеге Каһарманнарына багышланган мемориаль комплекста бюсты урнаштырылган.
- Казанда Җиңү паркындагы мемориаль комплекста исеме язылган мәрмәр такта куелган.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads