Флёра Сөләйманова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Флёра Сөләйманова
Remove ads

Флера Сөләйманова, Флёра (Флюра) Зәет (Зыятдин[1]) кызы Сөләйманова (Асеева, 1939 елның 9 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Кама Тамагы районы, Иске Барыш2023 елның 14 сентябре, РФ, ТР, Казан) — җырчы, Сара Садыйкованың иҗтимагый фондының «Казан кичләре» вокаль ансамбле солисты. Татарстанның атказанган (1983) һәм халык (2006) артисты. Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты (2023).[2] Казан шәһәренең шәрәфле гражданы (2014)[3].

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Тулы исеме ...
Remove ads

Тормыш юлы

Флёра Сөләйманова 1939 елның 9 мартында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Кама Тамагы районы Иске Барыш авылында туган. Сугышта әтисен югалта.

1955 елда 16 яшендә Казанга килә, киез комбинатында эшли, бер үк вакытта кичке мәктәптә урта белем ала. Шул вакытта Казанның М. Горький исемендәге Мәдәният йортында эшләүче хорга йөри (хор җитәкчесе Сара Садыйкова). Бауман һәм Астрономия урамнары киселешендә урнашкан мәдәният йортында җырчының карьерасы башлана. Сара Садыйкова аңа профессиональ рәвештә вокал белән шөгыльләнергә киңәш итә.

Чирәм җирләргә баручы концерт бригадасы җитәкчесе, җырчы һәм баянчы Гани Вәлиев яшь Сөләйманованы үз коллективына ала. Бервакыт аны хәтта Алма-Атага эшкә чакыралар, анда ул казакъ һәм татар җырларын башкара.

1966 елда Казанга кайта, 1971 елдан Татар дәүләт филармониясе солисты була. 20 елдан артык филармониядә эшли. Сөләйманованың репертуары С. Садыйкова, Рөстәм Яхин, Җәүдәт Фәйзи җырларыннан һәм башка күп кенә җырлардан тора, авторлар еш кына үз әсәрләрен беренче тапкыр башкаруны да ышанып тапшыралар.[4].

«Әниемә» җыры (композитор Шәмши Калдаяков, Госман Әхмәтҗанов тәрҗемәсе) артистның визит карточкасына әверелгән.

Remove ads

Гаилә хәле

1988 елда хатыны вафат булган дүрт балалы тол иргә кияүгә чыга, аның барлык балалары өчен чын әни була.

2023 елның 14 сентябрендә 84 яшендә Казанда вафат.[5] Курган зиратында җирләнә[6].

Цитата

«

Мәдәният елы уңаеннан авыл китапханәләре тематик – музыкаль кичәләр, Тукай районында яшәп иҗат итүче язучылар белән очрашуларны дәвам итәләр. Алдагы кичәләрнең берсе – Казаклар авылы клубында китапханә мөдире Гарипова Алсу оештырган, җырчы Флера Сөләйманованың юбилее уңаеннан “Җырга багышланган гомер” исеме астында үткәрелде. Моңга, җырга, күңелләрне җылытучы сүзләргә сусаган авыл халкы Флера Сөләйманованың тормышы белән танышып, шигъри тәлгәшләргә уралып, Теләнче Тамак авылы үзешчәннәре Зарипова Хадия (“Ядкәрь”), Зарифуллина Наилә (“Бөрлегәнем бергенәм”), Фәйзуллин Илдус (“Әниемә”, “Кыр казлары киткәндә”) баянист Шәймарданов Сәетнур башкаруында җырлар тыңладылар. Шулай ук тамашачылар Флера Сөләйманованың пластинкадан яңгыраган җырларын тыңлап, балачак, яшьлек хатирәләренә кайтып, гомер йомгакларын сүтеп җырлап, елап та алдылар.

»
« Татар халкының сөекле җырчысы, күренекле артист Габдулла Рәхимкуловның көмештәй яңгырашлы тавышын, башкарган җырларының моңын үзем исән чакта һич онытмам.
»

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads