Шәмши Калдаяков

From Wikipedia, the free encyclopedia

Шәмши Калдаяков
Remove ads

Шәмши Калдаяков (Җәмшид[1] Хәнәфия улы Калдаяков[2], каз. S'a'ms'i Qaldai'aqov) — казакъ композиторы, Казакъстан ССР халык артисты (1991), Казакъстан ССРның Ленин комсомолы премиясе лауреаты (1963), Казакъстан дәүләт премиясе лауреаты (2010). «Менің Қазақстаным» (1956) җыры Казакъстанның дәүләт гимны статусы алды (2005).[3][4]

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Тугандагы исеме ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Ш. Калдаяков дискы
Thumb
Яшь вакыты
Thumb
Ш. Калдаяков

1930 елның 15 августында РСФСР Казакъстан АССР Шымкент өлкәсе (хәзерге Көньяк-Казакъстан өлкәсе Отырар районы ) Кызылком районы Темирлановка авылында туган. Әтисе тимерче, домрада әйбәт уйнаган, акын булып киткән, әнисе яхшы җырлаган. Шәмши кечкенәдән мандолинада уйнаган. Үсмер чагыннан җырлар яза башлаган.
Сугыш елларында, үсмер чагында тракторда эшли. Сарыагачтагы Капланбәк зооветеринария техникумын тәмамлый (1950). Актүбә өлкәсенә зоотехник итеп эшкә җибәрелә. 1951-1954 елларда Сахалинда хәрби хезмәтне үтә. Армиядән катйкач, Ташкәнт музыка укуханәсенә укырга керә (1955). Укып бетермичә, Алматыга күчә, 1956-1962 елларда Курмангазы исемендәге дәүләт консерваториясендә (композиторлык классы, проф. В.В. Великанов) укый (өзеклек белән). Консерваториядән куылып, яңадан укуын дәвам иткән арада, Казакъ дәүләт университетында журналистика факультетының 2 курсын бетерергә өлгерә.

Remove ads

Иҗаты

1950 елдан иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлый. 300 әсәр (шуның эчендә 55 лирик җыр) язган, иң популярлары «Aq su'nqarym» (Ак шоңкарым/ Ак лачыным), «Qara ko'z» (Кара күз), «Qai'yqta» (Каекта/Көймәдә), «Aq banti'k», «Qyz sag'ynys'y» (Кыз сагынычы) (Майра Аймановага багышлана), «Sag'ynys'ym menin'» (Сагынычым минем) (Сагыныш Медетбековага багышлап язылган), «Әниемә», «Сырдәрья чибәре»[5] (казакъча)

Күп җырлары вальс көенә язылган: «Qy'anys' valsi» (Куаныч вальсы), «Qai'dasyn» (Кайда син), «Baqyt qy's'ag'ynda» (Бәхет кочагында), «Syg'an serenadasy» (Чегән серенадасы) һ.б. Ш. Калдаяков җырлары — искиткеч моңлы, яңгыравык аһәңле, сокландыргыч лирик әсәрләр. Иҗат уңышы дип казакъ эстрада җырларын милли колорит белән бәйли белүен атарга мөмкин. Әүвәлге казакъ музыка традицияләрен заманча таләпләргә яраклаштыра алуы аның җырларына 1960-1970 елларда зур танылу китерә дә. Тормыш сөючәнлек, киләчәккә ышаныч, бераз моңсулык та булган җырларын Казакъстанның атаклы җырчылары Ришат Абдуллин, Бибигөл Түләгәнова, Роза Рымбаева, «Әниемә» җырын Флёра Сөләйманова башкара.

Remove ads

«Минем Казакъстаным» (гимн)

Thumb
Казакъстан дәүләт гимны

1950 елларда чирәм җирләрне үзләштерү башлана һәм җөмһүриятнең төньяк районнарын РСФСР составына кертү мөмкинлеге турында сүзләр йөри. Ш. Калдаяков 1956 елда «Menin' Qazaqstanym» (Минем Казакъстаным) дигән патриотик җырын яза. Аны Җамал Омарова башкаруында радиодан еш тапшыра башлагач, җыр бигрәк тә популярлаша.[6]

«Менiң Қазақстаным» 2005 елда Казакъстанның дәүләт гимны статусын ала. 2006 елның 11 гыйнварында «Ак Урда» резиденциясендә Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев инаугурациясе вакытында беренче мәртәбә Казакъстанның дәүләт гимны сыйфатында яңгырый. Гимн авторларының берсе дип Нурсолтан Назарбаев санала, чөнки совет чоры текстына үз кулы белән төзәтмәләр керткән, дип исәпләнә.[4]

Халык яратып башкара торган җырлары өчен автор кыенлыклар кичерә, фирка-хакимият башындагылар аның җырларын куркыныч дип табалар. 1974 елда Алматыдан 18 елга китеп торырга мәҗбүр була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Казакъстан ССРның Ленин комсомолы премиясе лауреаты (1965).
  • Казакъстан ССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980).
  • Казакъстан ССРның халык артисты (1991, 29 декабрь).[7]
  • Казакъстанның Дәүләт премиясе (2010, вафатыннан соң) – «Baqyt qu's'ag'ynda» (Бәхет кочагында) җырлар җыентыгы өчен.[8]

Хәтер

Remove ads

Кызыклы факт

Вальс мотивларын дала җыр-әйтешләре белән бәйли белүе тыңлаучыларга ошаса да, нәкъ шуны сәбәп итеп, аны Алматы консерваториясеннән чыгаралар. Яңадан укуын дәвам итеп караса да, консерваторияне тәмамлый алмый. Соңыннан, консерватория белеме юк дип, халыкның сөекле композиторын композиторлар берлегенә кабул итмиләр, Мәскәү аның гаризасын 3 мәртәбә кире бора. Әлеге исемне, вафатыннан соң, җөмһүрият бәйсезлек алгач кына бирәләр.

Remove ads

Дискография

  • 2005 — Шәмши Калдаяков. «Атаклы җырлары җыентыгы».
  • 2006 — «Менiн Қазақстаным» (2 CD).

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads