Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе
Татарстан премиясе From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе (рус. Республиканская премия имени Ильгама Шакирова) — җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән башкаручыларны бүләкләү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2020 елның 22 августында гамәлгә кертелгән республика премиясе. РСФСР халык артисты (1983), Тукай премиясе лауреаты (1970) җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (1935 —2019) исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган.
Премия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2021 елның 15 февраленнән башлап ике елга бер мәртәбә тапшырыла.

Remove ads
Тарих
Татарстан хакимиятенең татар җырчылары өчен Илһам Шакиров исемен йөртәчәк музыкаль премияне гамәлгә куярга ниятләве турында Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев республика Дәүләт Советының кече утырышлар залында узган татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиянең беренче утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итә[1].
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2020 елның 22 августында кабул иткән 723нче карары нигезендә гамәлгә кергән[2].
Remove ads
Максаты
Җыр сәнгате (Вокал сәнгать) эшлеклеләренең иҗади потенциалын стимуллаштыру, милли җыр (вокал) традицияләрен саклау, җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән өчен дәүләт бүләкләре бирү[3].
Критерий
Премия җырчы-башкаручыларга милли җыр сәнгате өлкәсендә югары иҗтимагый танылу алган иң күренекле казанышлары, башкару осталыгы һәм татар җыр мәдәниятенең халыкчан традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыру, профессиональ җыр һәм вокаль иҗатны үстерү буенча нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелә.
Комиссия
Премияләр бирүне Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру буенча комиссия (комиссия рәисе Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев, рәис урынбасары ТР мәдәният министры Ирадә Әюпова) оештыра. Комиссия премия алуга намзәтләрнең гаризаларын карый һәм исемлекне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына карар чыгару өчен әзерләп бирә[4]
Номинацияләр
Премияләр шәхси характерда була (аерым кешеләргә бирелә) һәм 4 номинациядә тапшырыла:
- Вокал (хатын-кыз) — 200 мең сум күләмендә бер премия
- Вокал (ир-ат) — 200 мең сум күләмендә бер премия
- Халык җырын (халыкчан) башкаручы (ир-ат) — 200 мең сум күләмендә бер премия [5].
- Халык җырын (халыкчан) башкаручы (хатын-кыз) — 200 мең сум күләмендә бер премия (2027 елның 1 гыйнварыннан көченә керә[6][7])
Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе бер шәхескә ике мәртәбә бирелә алмый. Шулай ук коллективлар, вафат булган башкаручылар премиягә намзәт итеп күрсәтелә алмый. Премия бирелгән елны сәнгать-мәдәният өлкәсендә башка дәүләт премияләре алган шәхес Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә намзәт була алмый.
Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә намзәтләрне Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан иҗтимагый һәм фәнни оешмалар, мәдәният һәм мәгариф оешмалары (хезмәт коллективлары җыелышларында, коллегия, президиум, идарә, сәнгать шурасы һәм гыйльми шура утырышларында) тәкъдим итә ала. Шәхес үзен-үзе дә премиягә тәкъдим итәргә мөмкин.
Remove ads
Премия тапшыру
Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе алган шәхесләргә «Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты» исеме бирелә, акчалата бүләк, диплом, «Премия лауреаты» дигән почетлы билге һәм әлеге билгенең таныкнамәсе тапшырыла.
Премияләр тантаналы рәвештә ике елга бер мәртәбә Илһам Шакиров туган көнне — 15 февральдә тапшырыла.
Лауреатлар
- Моны да карагыз: Төркем:Илһам Шакиров премиясе лауреатлары
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Искәрмәләр
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads