Фәррах Камалетдинов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Фәррах Камалетдинов
Remove ads
Кыска фактлар Фәррах Камалетдинов, Туган ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Мәскәү пехота укуханәсен тәмамлый (1940). Колхозда тракторчы, Көнбатыш Себер елга пароходчылыгында механик-моторист булып эшли. 1934 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында, Хәсән күле буенда япон милитаристларына каршы сугышта катнаша. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 410-нчы укчы полкта автоматчылар взводы командиры (13 нче армиянең 81 нче укчы дивизиясе). Көнбатыш, Үзәк, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Смоленск (1941), Курск (1943), Днепр елгасы өчен барган сугышларда (1943), Украина һәм Польшане азат итүдә, Берлин һәм Прага (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1943 елның 5 июль төнендә Малоархангельск шәһәре (Орёл өлкәсе) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: взвод белән дошманның һөҗүмен кире кайтара, 6 авыр һәм 1 җиңел танкны сафтан чыгара; яралы хәлендә взвод белән җитәкчелек итә. 1946 елдан Тимертау шәһәрендә (Казакъстан ССР Караганда өлкәсе) яши. 

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Remove ads

Әдәбият

  • Их имена никогда не забудутся. Ставрополь, 1969. Кн. 2; 
  • Ветераны в строю. М., 1981; 
  • Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads