Ханты-Мансийск мәчете

Ислам гыйбадәтханәсе (Ханты-Мансийск, ХМАО, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Ханты-Мансийск мәчете
Remove ads

Ханты-Мансийск мәчете (рус. Мечеть г. Ханты-Мансийска) ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси — Югра автономияле округы административ үзәге Ханты-Мансийск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җирле мөселман җәмгыятенең гыйбадәт йорты, мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы ХМАО МДН карамагында.

Кыска фактлар
Remove ads

Тарих

Ханты-Мансийскиның (1940 елга кадәр Остяко–Вогульск, 1950 елдан шәһәр) беренче рәсми булмаган мөселман җәмгыятенә (бирегә сөрелгән утызлап мөселман динендәге кеше) 1946 елда Рәхимҗан Миңхәбир улы Зәбиров (1894 елда туган) нигез салган һәм беренче рәсми булмаган мулла булган. Бүгенге Ханты-Мансийск мөселман җәмгыяте үзен Остяко–Вогульскиның беренче җәмгыятенең варисы дип саный[1].

Ханты-Мансийскида 2010 елда шәһәр халкының (79 410) 10% ы – мөселманнар булган, ш.э. татарлар 5,05% ын (4 051 кеше) тәшкил иткән. Шәһәрдә шулай ук таҗиклар (1 537 кеше), азәриләр (1 500 кеше), кыргызлар (1 020 кеше), үзбәкләр (890 кеше), башкортлар (423 кеше), казакълар (423 кеше), ләзгиләр (294 кеше), комыклар (271 кеше) яшәгән. Хәзер мөселманнар шәһәр халкының 28% ын тәшкил итә[2]. Аларның барысы да диярлек атна саен шәһәрнең бердәнбер мәчетенә (гыйбадәт йортына) йөри. Бәйрәм көннәрендә анда уртача 2000нән артык кеше килә. Шулай ук мәчеттә дини-хокукый юнәлешкә (мәзһәбкә) ярашлы рәвештә барлык гыйбадәтләр, мөселман дини йолалары үткәрелә.

2023 елның 25 августында ХМАО-Юграга сәфәре кысаларында Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Ханты-Мансийск мәчетендә җомга вәгазе белән чыгыш ясаган [3].

Remove ads

Бина

Барак тибындагы, мәчеткә яраклаштырылган бина[4].

Җәмигъ мәчетен төзү

Мөселманнар шәһәрнең бердәнбер мәчетенә (гыйбадәт йортына) сыймаганлыктан, шәһәрдә яңа мәчет төзү буенча эш алып барыла. 2015 елда шәһәр хакимияте мөселманнарга яңа мәчет төзү өчен участок бүлеп биргән (яңа мәчет булырга тиеш урында кечкенә гыйбадәт йорты ясалган)[5], әмма мәчет төзелеше алып барылмый диярлек, чөнки шәһәр предприятиеләре беренче чиратта җирле православие епархиясенә ярдәм күрсәтәләр. Мөселманнар Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйровка хат язган, шәһәргә аның ХМАОдагы вәкиле Адлан Орзалиев килгән[6]. Ханты-Мансийскида мәчет төзү белән проблемалар шәһәр мэрисенең гомуми бәясе 15 млрд. сумнан артык булачак дүрт яңа православие гыйбадәтханәсе төзү турында игълан итү фонында була. Әлеге максатлар өчен җир участоклары бүлеп бирелгән (нигездә, шәһәр читендә).

Югра башкаласының Җәмигъ мәчете Ирек урамында урнашачак. Җирле дини оешмага 70 сутый җир бүлеп бирелгән. Мөселманнар Гагарин урамындагы элек тәкъдим ителгән кишәрлектән баш тартырга карар итәләр, чөнки анда шәхси секторны җимерү проблемасы тора. Мәхәллә әгъзалары саны арту сәбәпле, яңа мәчет проектын да яңадан карарга туры килгән. Җәмигъ мәчетенең төп 2 катлы бинасының зурлыгы 20 х 40 метр тәшкил итәчәк. Геодезистлар ярдәме белән, Кәгъбәгә юнәлеш билгеләнгән. Беренче этапта, мәчет төзергә, икенче этапта ― территорияне төзекләндерергә, өченче этапта ― элекке хуҗалардан калган бинаны мәдрәсә итеп реконструкцияләргә кирәк. Яңа бинага биш йөзгә якын кеше сыя алачак, дип планлаштырыла[7].

Җитәкчелек

  • Имам-хатыйб Иномжон хәзрәт Аблилозов[8]
  • Имам-хатыйб Ринат улы Рөстәм хәзрәт Әминов[9]

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads