Хант-Манси автономияле округы мөселманнары Диния нәзарәте

үзәкләштерелгән дини оешма (ХМАО, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Хант-Манси автономияле округы мөселманнары Диния нәзарәте
Remove ads

Хант-Манси автономияле округы мөселманнары Диния нәзарәте (рус. Централизованная религиозная организация Духовное управление мусульман Ханты-Мансийского автономного округа – Югры, ЦРО ДУМ ХМАО в составе ДСМР) ― Хант-Манси автономияле округы мөселманнарын берләштергән, Россия мөселманнары Дини җыены (рәисе ― мөфти Әлбир хәзрәт Крганов) составында эшләүче үзәкләшкән дини оешма. Җитәкче (мөфти) ― Таһир Габделбәр улы Саматов, Россия мөселманнары Дини җыены рәисенең беренче урынбасары [1].

Кыска фактлар Баш-фатир:, Оешма төре: ...
Remove ads

Тарих

ХМАО-Югра мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте 1999 елның 15 маенда Россия Үзәк Диния нәзарәте тарафыннан төзелгән һәм расланган. 2012 елда төбәк Диния нәзарәте Үзәк Диния нәзарәте составыннан чыккан[2].

2012 елның октябрендә төбәк Диния нәзарәтенең имамнар Советы үз Уставына Россия Үзәк Диния нәзарәтендә кабул ителгән тәртипкә каршы килгән принципиаль үзгәрешләр кертә. Төбәк Диния нәзарәте Уставының яңа редакциясе ХМАО МДН Мәҗлесе тарафыннан Югра мөфтиен сайларга һәм вәкаләтләрен туктатырга мөмкинлек бирә, Югра мөфтиенә округтагы мәчетләрдә эшләүче руханиларны билгеләргә һәм урыныннан алырга рөхсәт ителә (Россиянең Үзәк Диния нәзарәтендә ике очракта да бу югары мөфти вәкаләтләре)[2].

Уставның үзгәрүе һәм Россия Үзәк Диния нәзарәтеннән чыгу турындагы мәгълүмат 2019 ел ахырында, Үзәк Диния нәзарәте устав документларын планлы тикшерү үткәргәндә, киңкүләм мәгълүмат чаралары аша билгеле була. 2019 елда Россия Үзәк Диния нәзарәте югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин тикшерү нәтиҗәләре буенча ХМАО-Югра губернаторы Наталья Комаровага рәсми хат җибәрә һәм бу хәлгә тыкшынуны сорый. Үзәк Диния нәзарәте Югра мөфтиятенең төп документын (Устав) канунсыз дип тану турында судка дәгъва җибәрә. Тыңлау 2019 елның 13 гыйнварында уза. Суд ҮДН дәгъвасын кире кага. Россия Үзәк Диния нәзарәте үзенең хаклы булуын исбатлый алмый һәм мөселманнарның төбәк Диния нәзарәте ҮДНнан мөстәкыйльлек ала. Берничә ел мөстәкыйль тормыш алып барган. 2016 елда Россия мөселманнары Дини җыены (рәисе ― мөфти Әлбир хәзрәт Крганов) составына керә[2].

Remove ads

Җирле дини җәмгыятьләр

2009 елда ХМАОда 16 җирле дини җәмгыять (мәхәллә) булса, 2015 елда ― округ буенча 30 җирле дини җәмгыять исәпләнә. 2009 елда ХМАО буенча шактый зур мөселман җәмгыяте (300 мең кеше) яшәгән, ХМАО халкының гомуми саны 1,5 млн кеше булган. 2010 елгы халык санын алу статистика мәгълүматларына ярашлы, ислам динен тотучылар округ халкының 15% ын, Юграга нефть-газ комплексын актив үзләштерү чорында килгән татарлар һәм башкортлар 9,4% ын тәшкил итә. Калган мөселманнар Урта Азия һәм Кавказдан чыкканнар, алар, күбесенчә, шәһәрләрдә яшиләр. ХМАО-Югра мәчетләренең төп контингенты ― Урта Азия һәм Кавказдан чыккан мөселманнар[2].

Соңгы елларда Ерак Көнчыгышта һәм Көнчыгыш Себердә Дагстан мөфтиятенең йогынтысы үсә[3]. Мәсәлән, Югра мөселманнары Диния нәзарәте Дагстан мөфтияте һәм округ шәһәрләренең җирле мөселман дини оешмалары белән берлектә «Мәүлид―ән―Нәби» (Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууы) рухи — агарту проектын тормышка ашыра. Юграга ел саен Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууына багышланган чараны үткәрүдә ярдәм итү өчен Дагстан мөфтиятеннән делегацияләр килә.

Remove ads

Югра мәктәпләрендә хиҗабны тыю

2025 елның октябреннән Ханты-Манси автономияле бүлгесе (ХМАО) мәктәпләрендә (Владимир, Тула өлкәләреннән соң Россиядә өченче төбәк булып[4] ) хиҗаб, никаб, яулык һәм башка баш киемнәре тыелган. Төбәкнең мәгариф һәм фән департаментының Россиядә 2025 елның сентябрендә үз көченә кергән яңа дәүләт стандартына нигезләнгән тәкъдиме буенча, 303 мәктәп карарны (ата-аналар җыелышлары һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып) үзләре кабул иткән, уку йортының локаль актларында беркеткән[5] Төбәк мөфтие Таһир Саматов ата-аналарны әлеге чикләүләрны аңларга тырышырга чакырган: «кыз бала мәктәпкә барганда һәм дәрестән соң яулык бәйли ала. Әмма гаилә өчен бу мәсьәлә принципиаль булса, баш киеменә рөхсәт бирелгән башка уку йортын сайларга кирәк»[6].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads