Наталья Комарова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Наталья Комарова
Remove ads

Наталья Комарова, Наталья Владимир кызы Комарова рус. Наталья Владимировна Комарова, 1955 елның 21 октябре, СССР, РСФСР, Псков өлкәсе Язво) ― Россия дәүләт эшлеклесе, Югра — Хант-Манси автономияле округы губернаторы (2010―2024). Россия Дәүләт думасының III (2001―2003), IV (2003―2007), V (2007―2010) чакырылыш депутаты.

Кыска фактлар Наталья Комарова, Туган телдә исем ...
Кыска фактлар Наталья Комарова, Хант-Манси АО губернаторы ...
Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Комарова.
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
В.В. Путин белән. Мәскәү. 27.02.2015

1955 елның 21 октябренда Псков өлкәсе Язво авылында туган. Урта мәктәпне Болгариядә бетергән. Коммунарск (Украинада: Алчевск)[1] тау-металлургия институтын «инженер-икътисадчы» белгечлеге буенча тәмамлаган (1978). 1980 елдан Яңа Уренгойда яши.

Хезмәт юлы

  • 1978 Коммунарск металлургия заводында хезмәт буенча техник, икътисадчы.
  • 19801988 Яңа Уренгой шәһәр шурасы башкарма комитетында эшли.
  • 19881992 шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары, шәһәр план комиссиясе рәисе.
  • 19921994 Яңа Уренгой шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
  • 19941997 Яңа Уренгой хакимияте башлыгы.
  • 19972000 Яңа Уренгой мэры.
  • 20002001 Ямал-Ненец автономияле округы губернаторының беренче урынбасары.
  • Төп административ эше белән беррәттән Төмән дәүләт нефть һәм газ университеты социаль менеджмент кафедрасы доценты булып эшли.
  • 20102024 Хант-Манси автономияле округы губернаторы. 2015 елның 27 февраленнән губернатор вазыйфаларын башкаручы.[2]
Remove ads

Иҗтимагый эшчәнлеге

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Дуслык ордены (1998).
  • Хөрмәт ордены (2006).
  • III дәрәҗә Изге равноапостоллы княгиня Ольга ордены (православие чиркәве ордены) (2013).
  • Яңа Уренгой шәһәренең хөрмәтле ватандашы.
  • 1997 Бөтенроссия «Хатын-кыз-97» конкурсында «Тигез хокуклар һәм тигез мөмкинлекләр» номинациясендә җиңүче.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads