Чехия татарлары

From Wikipedia, the free encyclopedia

Чехия татарлары
Remove ads

Чехия татарлары (tat.lat. Çexiä tatarları(үле сылтама)) XIII гасырдан Чехияда яшәүче татарлар. Гомуми саны — 300 кеше тирәсе[1].

Thumb
Чехия татарлары Праһада Сабантуйны уздыра

Диннәре: сөнни мөселманнар, христианнар (католик, протестант). Телләре: татар, чех, рус телләре. Язулары латин, кирил әлифбалары нигезендә.

Чехия татарларының пәрәвәз сәхифәсе Татнет йолдызлары ярышында берничә тапкыр беренче урын алды.

Чехия татарлары 2002 елдан Праһада татар милли бәйрәме Сабантуйны уздыра. Нәүрүз бәйрәме дә үткәрелә.

Чехиядә Азатлык радиосының штаб-фатиры урнашу сәбәпле, радиода эшләүче татар журналистлары да Чехия татар диаспорасына керә һәм аның тормышында актив катнаша. Азатлык радиосы журналистлары тырышлыгы белән ел саен Сабан туе уздырыла, Праһада татар теле курслары оештырыла.

Татарстандагы кайбер проектларда да катнашалар. Сәләт хәрәкәте Праһада җәйге мәктәпләрен оештыра. Сәләт-Праһа мәктәпләрендә татар телен укытыла.

Кайбер чыганак буенча Чехия татарларының тарихы XIII гасырдан башлана.

« Без монда яңа эмиграция булсак та, тарихи яктан караганда, татарлар бу якларда элек тә булганнар. XIII гасырда, Батуханнар заманында татарлар Моравиягә кадәр килеп җитеп, эзләрен калдырганнар. 2010 елда Моравиядәге бер авыл старостасы безне эзләп тапты. Аларның Дольни Вилемовице авылы тарихы татарлар белән бәйле икән. Шул легендаларына нигезләнеп авылда «Татар эзләре буйлап» дигән бер бәйрәм үткәрделәр, безне дә чакырдылар, ә без аларга Казаннан килгән бер артистны да алып барып татар сәнгатен күрсәттек.
»
Remove ads

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads