Шамил Тимербулатов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Шамил Тимербулатов (Шамил Харис улы Тимербулатов) – композитор. Татарстанның (1995), Россиянең (2005) атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай премиясе лауреаты (2013).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле


1950 елның 25 сентябренда Казанда туган. Казанның Алтынчы балалар музыка мәктәбен (1967), Казан музыка укуханәсенең баян сыйныфын (1972), Казан дәүләт консерваториясен (А. Луппов һәм Н. Җиһанов классы) (1977) тәмамлаган.
- 1965-1974 Казан үзешчән сәнгать оешмаларында аккомпаниатор.
- 1974 елдан Казан музыка укуханәсендә укыта.
- 1979 елдан Казан дәүләт консерваториясендә һәм П. Чайковский исемендәге музыка мәктәбендә укыта.
Remove ads
Иҗаты
Композитор үзенчәлекле, динамик иҗатында татар халык музыкасы традицияләренә таяна. Төрле жанрларны бергә уңышлы куша алу, үстерү осталыгы белән аерылып тора: татар фольклоры һәм джаз, ислам музыкасы һәм Европа классикасы, борынгы Көнчыгыш музыка традицияләре һәм заманча композитор техникасы. Иҗатында тема итеп милләт тарихы образларын һәм вакыйгаларын, татар халкы язмышын ала. Эстрада һәм балалар өчен музыка өлкәсендә дә эшли. Гөлшат Зәйнашева, Ренат Харис, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Роберт Миңнуллин, Шәмсия Җиһангирова сүзләренә җырлар язды.[3]
Remove ads
Әсәрләре
Хор һәм симфоник оркестр өчен
- 1975 «Ана» кантатасы (Муса Җәлил сүзләренә)
Симфоник оркестр өчен
- 1972 Ике рояль һәм оркестр өчен концертино
- 1978 Симфония № 1 «Бомбаны яшерегез»
- 1994 Симфония № 2 «Җир сулышы»
- 2000 Симфония № 3 «Гасырлар заманы»
- Симфония-оратория (Габдулла Тукай, Равил Фәйзуллин сүзләренә)
Халык уен кораллары оркестры өчен
Агач тынлы уен кораллары өчен
- 1974 Квартет
Виолончель һәм фортепиано өчен
- 1973 Соната
Фортепиано өчен
Тавыш һәм фортепиано өчен
- 1973 «Хатлар язмышлары» шәлкеме (үз сүзләренә)
- 1978 «Яланда» (Равил Фәйзуллин сүзләренә) (балалар өчен)
- 1979 «Табигать кочагында» (Рафис Корбанов сүзләренә) (балалар өчен)
- 1984 «Тамырлар» (Равил Фәйзуллин сүзләренә)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1995 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2005 Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2013 Тукай премиясе — Симфония № 5 («Җиңүнең хатын-кыз йөзе») өчен
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
- Алмазова Т. Шамил Тимербулатов. китапта: Композиторы Татарстана. М.: «Композитор», 2009. ISBN 9785852853196
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads