Шамил Шагалимов

опера җырчысы (Алматы, Казакъстан) From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Шамил Шагалимов, Шамил Шаислам улы Шагалимов (1952 елның 26 апреле, СССР, Казакъстан ССР, Кызылурда өлкәсе, Кызылурда2001 елның 18 гыйнвары, Казакъстан) ― опера җырчысы (драматик тенор) [1]. Казакъстан Республикасының атказанган эшлеклесе.

Кыска фактлар Тулы исеме, Туу көне ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1952 елның 26 апрелендә Казакъстан ССР Кызылурда шәһәрендә туган. Мәктәптән соң Абай исемендәге Алматы опера һәм балет театры каршындагы опера студиясенә укырга керә, алга таба уку өчен Мәскәүгә җибәрелә. П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Академик музыка училищесының вокал бүлеген тәмамлагач (1973), гаиләсе белән Львов шәһәренә (Украина ССР) күчеп килә, анда Лысенко исемендәге Львов дәүләт консерваториясендә (2007 елдан Львов милли музыка академиясе) югары белем ала. Консерваторияне тәмамлагач, Львов опера һәм балет театрында, Карпат буе хәрби округы җыр һәм бию ансамблендә (Көнбатыш Украина), Гаскәрләрнең көньяк группасында (Маҗарстан) эшли [2].

1988 елда Алматы опера һәм балет театры (1992 елдан Абай исемендәге Казакъ милли опера һәм балет театры) чакыруы буенча Казакъстанга кайта. 13 ел дәвамында театрның әйдәп баручы солисты була, түбәндәге операларда драматик тенорның төп партияләрен башкара: Руджеро Леонкавалло «Паяцы», Жорж Бизе «Кармен», Джузеппе Верди «Аида», «Трубадур», Джакомо Пуччини «Тоска», «Чио-Чио-сан» («Мадам Баттерфляй»), «Турандот», Пётр Чайковский «Пики дамасы» һ. б. «Аида» операсында Радамес роле Шамил Шагалимовның иң яраткан рольләренең берсе була[3].

Татарстанның Казакъстандагы даими вәкиллегенең мәдәният буенча киңәшчесе булып тора. Казакъстан, Кыргызстан, Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә концертлар белән чыгыш ясый. Шымкентта өлкә филармониясе каршындагы Александр Коротков җитәкчелегендәге рус халык уен кораллары ансамблендә җырлый, казакъ, рус, татар, украин халык җырларын башкара[4].

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Казакъстан Республикасының атказанган эшлеклесе

Хәтер

2012 елның 27 апрелендә, атаклы тенорның 60 яше тулган көнне, Алматыда опера һәм балет театрында Шамил Шагалимов истәлегенә багышланган «Аида» опера спектакле күрсәтелә [3].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads