Равил Сыртланов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Сыртланов Равил Шаһихәйдәр улы (29 октябрь 1877 ел20 июнь 1916 ел) — Россия империясының хәрби эшлеклесе, 2016 елның башыннан Ровно җәяүле полкы командиры. 1904-1905 еллардагы рус-япон сугышында катнашкан һәм Беренче дөнья сугышында батыр һәлак булган сугышчы. Генерал‑майор (1916). Россия империясының 4‑нче дәрәҗә Изге Георгий (1917), 3‑нче (1913) һәм 4‑нче (1905) дәрәҗә Изге Анна, 3‑нче дәрәҗә Изге Станислав (1912) орденнары кавалеры.

Кыска фактлар Равил Сыртланов, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Равил Шаһихәйдәр улы Сыртланов 1877 елның 29 октябрендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Шланлыкүл авылында морзалар гаиләсендә туган. Сыртлановлар нәселеннән, Шаһихәйдәр Шаһигардан Сыртлановның улы, Галиаскар Шәйхиләр улы Сыртлановның энесе.

2-нче Ырынбур кадет корпусын, 1898 елда Михайловск артиллерия училищесын, 1905 елда Генераль штабның Николая академиясеннән[1] (икәүләп дә — Санкт-Петербург) тәмамлаган.

1895-1916 елларда рус армиясендә. 1898 елда алып лейб-гвардия 3‑нче артиллерия бригадасында, 1905 елда декаберендә — 1‑нче Ташкент резерв батальонында, 1907 елда — 1-нче Төркестан армия корпусы штабында, 1912 елда маеннан — Төркестан хәрби округы штабында хезмәт итә[2], сентябрендә — Алексеевск хәрби училищесында (Мәскәү) укыта.

1915 елда октябрендә белән 22‑нче җәяүле дивизия штаб начальнигы вазифасын башкаручы, 1916 елда башыннан — 166-нчы Ровно җәяүле полкы командиры. 20 июньдә Скобов авылы янында Сыртлановның полкы белән дошманның ныгытылган позициясына һөҗүмгә барганда һәлак була.

Remove ads

Гаилә

  • Атасы: Шаһихәйдәр Шаһигардан улы Сыртланов
  • Агасы: Галиаскар
  • Энесе: Йосыф

Бүләкләр

  • 4‑нче дәрәҗә Изге Георгий ордены (1917)
  • 3‑нче дәрәҗә Изге Анна ордены (1913)
  • 4‑нче дәрәҗә Изге Анна ордены (1905)
  • 3‑нче дәрәҗә Изге Станислав ордены (1912)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads