Шуышма

From Wikipedia, the free encyclopedia

Шуышма
Remove ads

Шуышма (рус. оползень, ингл. landslide) — хәвефле геоморфология күренеше, авырлык көче тәэсирендә көпшәк тау токымнарының (токымнар суга туенганда) битләү буенча шуышып төшүе. Әлеге күренеш бигрәк тә су үткәрмәүче (балчыклы) катламнар авыш яткан урыннарда күзәтелә. Су астындагы шуышмалар күләме буенча су өстендәге шуышмаларга караганда зуррак була. Алар шельф читендәге зур утырма токымнар ишелүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Су асты шуышмасы, кагыйдә буларак, цунами барлыкка китерә.

Thumb
Сан-Сальвадорда шуышма

.

Thumb
Перуда шуышма. 2018
Thumb
Геррерода (Мексика) таш ишелү
Remove ads

Шуышма террасасы

Шуышма террасасы (псевдотеррасасы) — калкулык битләүләрендәге тау токымнарының шуышып төшүләре нәтиҗәсендә хасил булган, күп вакытта кире (каршы) авышлыклы, зур булмаган мәйданчык.

Шуышма битләве

Шуышма битләве — тышкы төзелешендә шуышмалар яки рәттән берничә шуышма (шуышмалар сериясе) эзләре (шуышма тәне, шуышу өслегенең өске өлеше, аерылу дивары) сакланган битләү. Шуышма эшчәнлеге нәтиҗәсендә, битләүнең югары өлешендә (плато читендә, елга үзәне битләвендә) циркка охшаган иңкүлекләр һәм шуышма псевдотеррасалары барлыкка килә.

Thumb
Сан-Матеода (Калифорния) туфрак шуышуы. 1997

Төрләре

Шуышып төшү көче, ягъни тау токымнарын хәрәкәткә китерү көче буенча шуышмалар түбәндәге төрләргә бүленә:

  • кече — 10 мең м³ га кадәр
  • уртача — 10-100 мең м³
  • эре — 100—1000 мең м³
  • үтә эре — 1000 мең м³ артыграк

Моны да карагыз

Әдәбият

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 5-85270-320-6

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads