Шәриф Саттаров

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Шәриф Саттаров - язучы, драматург. 1887 елның 10 маенда Ырымбур шәһәрендә туа. 1905-1909 елларда Казан Татар укытучылар мәктәбендә укый. Иж-Бубый мәдрәсәсендә рус теле укыта. 1911 елда донос буенча Иж-Буби укытучылары белән төрмәгә ябыла. Шул ук елны иреккә чыккач Казанда яши. 1911 елда "Кабак алды" исемле комедиясе "Сәйяр" труппасы репертуарына алынды. 1917 елда Әстерханда мәгариф өлкәсендә төрле җаваплы вазыйфалар башкара. 1925-1950 елларда Мәскәүдә яши, дәреслекләр яза, матбугатта мәкаләләр бастыра. 1950-1955 елларда Ташкентта яши. 1955 елда Яшел Үзән шәһәренә күчә.

Кыска фактлар Шәриф Саттаров, Туган телдә исем ...

Габдулла Тукай 1912 елда басылган "Былтырның хисабы" мәкәләсендә Шәриф Саттаровны болай тәсвирлый:

Былтыр Ахмакшәрик Сапсатасатаров нам бер учительгә татар җене кагылды. Мәзкүр әфәнде, көздән бирле котырып, «Татар халкы», «Татар кызы», «Татар бүреге», «Татар кәвеше», «Татар катыгы», «Татар мөгезе» исемнәрендә көн саен диярлек әллә никадәр чүпләр бастырып, китап кибетләрен бөтенләй шуның белән тутырды. Мондый кешеләрне «сары йортка» ябалар ябуын, ләкин бер җәһәте бар: бу кадәр һәр китабын татарның бер нәрсәсе белән исемләгән, үзенчә милләтче бер мәҗнүнне япканда да, «татар диванаханә»сенә ябарга кирәк. Ул исә, мәгаттәәссеф, бездә юк. Ни эшлисең? Иректә йөри шул![1]
Remove ads

Баслып чыккан әсәрләре

  • 1911 ел - «Бәхетсез татар кызы»
  • 1919 ел - «Азатлык корбаннары»

Сылтамалар

  • [ ]

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads