Ырынбур

From Wikipedia, the free encyclopedia

Ырынбурmap
Remove ads

Ырынбур (рус. Оренбург, баш. Ырымбур, каз. Orynbor, Орынбор) (иске исеме Актүбә)(19381957 елларда Чкалов) – Россиядәге шәһәр, Ырынбур өлкәсенең үзәге һәм бер вакытта Ырынбур районының үзәге (составына инми). Көньяк Уралда, Сакмар белән Җаек кушылган урында урнаша.

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Кыска фактлар Ырынбур, Нигезләнү датасы ...

Халык саны — 562 569 кеше[6] (2016).

Remove ads

Тарих

Шәһәр Ырынбур исеме белән төзелә, ә 1938-1957 елларда атаклы совет очучысы Валерий Чкалов хөрмәтенә Чкалов исемен йөртә, гәрчә аның Ырынбурга бер катнашы булмаса да.

1735 елда Орь елгасының тамагында Ырынбур (Оренбург) ныгытмасы корыла башлый. Әмма бу урын шәһәр өчен яраксыз дип табыла. Шәһәрне Җаек буендагы Кызыл тау янына күчереп карыйлар. Бу урын да кала өчен уңышсыз булып чыга.

1742 елда тәүге урынынан 300 км ераклыкта, Җаек елгасы буенда, хәзерге Ырынбур каласына нигез салына. Орь елгасы тамагындагы Ырынбур ныгытмасының исеме монда күчеп килә. Борыңгы урындагы калган каланы Орски дип атыйлар. Шулай итеп, Ырынбур атамасы Орь елгасының исеменән һәм алманча «бург» (кала) сүзеннән алынган.

1744-1919 елларда Ырынбур губернасы үзәге. 1919 елга кадәр Русиянең Ырынбур көнчыгышындагы иң эре шәһәре.

1842 елда шәһәрдә башкорт-мишәр гаскәрләре идарәсе йорты Карвансарай төзелә.

1877 елда Ырынбурга кадәр тимер юлы салына, Ырынбур тимер юл вокзалы ачыла.

1899 елда шәһәрдә беренче электр станциясе энергия бирә.

1890-1906 елларда Урта Азия тимер юлы төзелә.

1891-1920 елларда шәһәрдә Хөсәения мәдрәсәсе эшләгән. Анда Сәгыйт Агиш, Габдулла Амантай, Афзал Таһиров һәм башкалар укыганнар.

1906 елда Ырынбур-Ташкәнт тимер юлы сафка индерелә.

1905 елда Урта Азия тимер юлы остаханәсе (хәзерге "Русия тимер юллары" ААҖ Локомотив эшкәртү заводы) төзелә.

1905 елда Ильяс Кудашев-Ашказарский башлангычы белән Татар театры ачыла.

1918 елның 18 гыйнварында гына Василий Блюхер җитәкчелегендә кызыл отрядлар Ырынбурны алганнар.

Remove ads

Совет чоры

1920 елда шәһәрдә Кыргыз Автономияле Социалистик Совет Республикасы төзү турында Декретка имзалана.

1920-1925 елларда Казакъстанның беренче башкаласы була.

1917 елның 20-27 июлендә Ырынбур шәһәрендә I бөтендөнья башкортлары корылтае үтә.

1917 елның 8-20 декабрендә Ырынбур шәһәрендә III бөтендөнья башкортлары корылтае үтә. I һәм II Бөтен башкорт корылтае Башкорт мәйдан (үзәк) шурасын (советын) төзү һәм "Башкорт" гәзитен чыгару турында карар кабул итә. III бөтендөнья башкортлары корылтаенда татар-башкорт автономиясен төзү идеясе Әхмәтзәки Вәлиди Туган белән кире кагыла һәм соңыннан Башкорт АССР-ы Башкорт дип аталган хөкүмәте төзелә.

1919 елда шәһәрдә Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзү турында Декретка имзалана. Карвансарай– Башкорт АССР-нын Хөкүмәте беренче урнашкан йорт.

1921-1936 елларда шәһәрдә Ырынбур башкорт педагогия техникумы эшләгән. Аны Зәйнәп Биишева, Баязит Бикбай тәмамлаган.

1938-1957 елларда совет очучысы Валерий Чкалов исемен йөрткән. Ләкин Валерий Чкалов Ырынбур өлкәсендә тумаган һәм бер тапкыр да Ырынбур якларында булмаган.

1939 елда Ырынбур мамык шәлләре фабрикасы ачыла, Ырынбур шәлләр һәм яулыклар җитештерүче.

1941 елда Ырынбурга Ленинградтан 47-нче Авиаремонт заводы эвакуацияләнә. Бу боргыч(вертолёт) нигезендә Ырынбур машиналар заводы ачыла (хәзерге "Стрела" җитештерү берекмәсе). Сугыш вакытында завод 1595 очкыч чыгара (Ут-2, Ут-М, Як-6 (конструктор А. С. Яковлев), Ще-2). Сугыштан соң заводта Ми-1 вертолетлар; А-2 (КБ Антонова), Це-25 (конструктор П. В. Цибин), Як-14 (КБ А. С. Яковлева) планерлар; По-2 (КБ Н. Н. Поликарпова) самолетлар; Ил-М (КБ С. В. Ильюшина) штурмовик-бомбардировщиклар чыгарыла. 1950-1980 елларда заводта баллистик ракеталары чыгаралар. 1990 нчы еллардан Ка-226 вертолеты чыгарыла.

1966 елның ноябрендә 13-нче кое газ бирә. Бу көн Ырынбур нефтегаз яткылыгын ачу көне дип исәпләнә.

1969 шәһәрдә Сакмар ТЭЦ төзелә (хәзерге Россия челтәренең оешмасы).

1974 елда Ырынбур-Зәй (Татарстан) газ морҗа үткәргече сафка кертелде.

1974 елда Ырынбур газ эшкәртү заводының беренче өлеше сафка кертелде. 1974 елда Ырынбур газ эшкәртү заводының икенче, 1978 елның өченче өлешләр сафка индерелә.

1978 елда уникаль Ырынбур гелий комплексы сафка индерелә.

1979-1982 елларда "Инвертор" заводы төзелә. Ул атом станцияләр өчен электр есалары, бырлау һәм карамай иләү есалары җитештерүче була.

Remove ads

Физик-географик тасвирлама

Географик урнашуы

Шәһәр Җаек елгасы буенда, аңа Сакмар елгасы кушылган урында, Мәскәүдән 1468 км ераклыкта урнашкан.

Ырынбур тулысынча Европада урнашкан. Җаек елгасы аша җәяүлеләр йөрмәле күпердә Европа һәм Азия арасында чикнең тарихи билгесе тора. Ләкин бу чик Халыкара географик берлек тарафыннан 1959 елдан бирле танылмый, чөнки чынлыкта Европа-Азия чиге Урал таулары, Мугоҗар таулары һәм Эмба елгасы аша үтә. Шул сәбәпле, Ырынбур тулысынча Европа шәһәре булып санала.

Подробнее Ырынбурдан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) ...

Сәгать поясы

Ырынбур UTC дан +6 сәгатькә (UTC+6) һәм Казан вакытыннан +2 сәгатькә аерылучы сәгать поясында урнашкан.

Климат

Ырынбурның климаты – кискен-континенталь. Җәй җылы: елның биш аенда уртача көн температурасы 20 °C; кыш салкынча, иң зур кар катламы февральда күзәтелә (26 см).

Елык уртача климатик күрсәткечләре:

  • Уртача температура – +5,0 °C,
  • Уртача җил тизлеге – 4,3 м/с
  • Уртача һава дымлылыгы – 68%
Подробнее Ырынбур климаты, Күрсәткеч ...
Remove ads

Халык

1811[10]1840[10]1856[10]1863[10]1897[10]1913[10]1926[10]1931[10]1939[10]1959[11]1970[12]1979[13]1989[14]2002[15]2010
~5 400~14 600~13 700~27 600~72 400~100 100~122 200~129 500~171 900267 317344 266458 747546 501549 361546 987

Милли состав (2002): руслар — 83,1%, татарлар — 7,9%, украиннар — 2,9%, казакълар — 1,3%, башкортлар — 1,0%.[16]

Административ бүленеш

Ырынбур 2 административ округка: Көньяк һәм Төньякка бүленгән.

Төньяк округ үзенә Сәнәгый һәм Дзержинск районнарын ала, ә Көньяк округ — Ленин һәм Үзәк районнарны. Төньяк округ составына 3 авыл торак пункты керә – Каргала һәм Самородов бистәләре, Кызыл калкулык һәм Күлләр авыллары.

Транспорт

Ырынбур – эре транспорт төене.

1905 елдан Ырынбур-Илецк-Актүбә-Кызылурда-Төркистан-Ташкәнт тимер юл линиясе эшли.

Шәһәрдә Самарга, Орскига, Уральскига, Актүбәгә, Өфегә барган юллар киселешә. пуезлар Мәскәүгә, Екатринбургка, Өфегә, Самарга, Чиләбегә, Киевка, Адлерга, Ташкәнткә, Нурсолтанга, Бишкеккә йөри. Шәһәртирә электропоездары Новосергиевка, Акболак, Куандык, Сарыкташ, Сакмарга йөри. Шәһәр аша федераль юл Р239 (Казан — Ырынбур — АкболакКазакъстан) белән чиге үтә.
Шәһәрдә ике аэродром: Хәрби (Ырынбур-2, Төньяк) һәм Гагарин исемендәге аэропорт. Аэропортта «Ырынбур авилиняләре» (OrenAir) теркәлгән.

Remove ads

Шәһәр идарәсе

Башкарма хакимият

Ырынбурда башка хакимият башлыгы булып шәһәр администрациясе башлыгы тора. 2010 ел ахырыннан, шәһәр мэры һәм администрация башлыгы вазифалары аерылган.

Шәһәр мэры Юрий Мищеряков.

2010 елның 24 ноябрендә булган сайлаулардан һәм шул елның 26 ноябрендә имзаланган контракт нигезендә Ырынбур администрациясе башлыгы вазифасында Евгений Арапов эшли.

Канун чыгару хакимияте

Канун чыгару хакимиятен Ырынбур шәһәр шурасы башкара, аның рәисе Андрей Шевченко.

Remove ads

Ырынбур турында җыр (фрагмент)[17]

tt: Күрәм — шәһәр, чиксез дала,
Кургаш шикелле, соры күк.
Син микән бу, зур Ырынбур,
Кая сарыкны куып чыгарган Алибек?

Чал кашлар астында,
Ачулану ялкын туудыра.
Эссе, ак патшалар кәлгәсе дип
Хәтердә син, Ырынбур!

Син далада кыя сымак тордын,
Беткесез зарлану җил тавышлар,
Куркыныч җәза һәм богау,
Кан көенеч шәһәре.

Без курыккан идек сине Ырынбур,
Чокып яздык сиңа, Ырынбур,
Син каһәр суккан җир булдын,
Идейлдән Тянь-Шаньгә тиклем.
Җамбыл Җабай улы, 19/XII—1937

ru: Вижу — город, степной простор,
Небо серое, словно свинец.
Ты ли это, большой Орымбор,
Куда гнал Алибек овец?

Под навесом седых бровей
Загорается гневом взор.
Душной крепостью белых царей
Вспоминаешься ты, Орымбор!

Ты в степях стоял, как утес,
В нескончаемых стонах ветров —
Город крови и горьких слез,
Страшных пыток и кандалов.

Мы боялись тебя, Орымбор,
Проклинали тебя, Орымбор,
Ты страшилищем слыл, Орымбор,
От Едиль до Тянь-Шаньских гор.
Җамбыл Җабай улы, 19/XII—1937

Remove ads

Мәдәният

Thumb
Муса Җәлилгә һәйкәл

Һәйкәлләр

Ырымбурның мәчетләре

  1. Меновнин мәчете — 1930 елда ябыла, Меновой двор комплексы белән бергә сүтелгән
  2. "1-че җәмиг мәчете" — 1930 елда ябыла, йортта кешеләр яши
  3. Кәрвансарай (2-че җәмиг мәчете")
  4. Ырынбур үзәк мәчете ("3-нче җәмиг мәчете")
  5. "4-нче җәмиг мәчете"-1930 елда ябыла., йорт хәрби госпиталь биләмәсендә урнаша
  6. Сөләймәния мәчете ("5-нче җәмиг мәчете")
  7. Хөсәения мәчете (6 нчы җәмиг мәчете), «Хөсәения» мәдрәсәсе янында
  8. Рамазан мәчете (Ырынбур) ("7-нче җәмиг мәчете")
Remove ads

Шәһәрдә туган танылган шәхесләр

Татар матбугаты

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads