Эльмира Кәлимуллина

татар җырчысы From Wikipedia, the free encyclopedia

Эльмира Кәлимуллина
Remove ads

Эльмира Рәмил кызы Кәлимуллина (Elmira Rämil qızı Kälimullina; 1988 елның 25 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама) — татар җырчысы, Беренче каналда «Голос» («Тавыш») тапшыруында икенче урын иясе. Татарстан Республикасының атказанган (2012) һәм халык (2024) артисты.

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Тулы исеме ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1988 елның 25 гыйнварында Түбән Камада туган. Академик вокал классы буенча Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (2012) һәм ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.

«Голос» тапшыруында Эльмира Пелагея төркемендә катнашты. Эльмира Кәлимуллина үзенең чыгышында Беренче каналында татар телендә «Каз канаты» һәм «Син сазыңны уйнадың» җырларын башкарды. Финалга ике татар кызы — Эльмира Кәлимуллина һәм Динә Гарипова чыктылар. Бөтен Россия буенча тавыш бирүдә Динә Гарипованы 927282 кеше яклады (54,1%), Эльмира Кәлимуллинага 463697 (27,1%) тавыш бирде, бөтен җибәргән СМС-бәясе җыелган акчалар (50 млн. сум артык) авыру балаларга тапшырылган.

Эльмира Кәлимуллина — Җәйге Казан Универсиаданың-2013 илчесе булып тора. Хәзер Казанда яши.

Эльмира Кәлимуллина татар Рок-операсында «Алтын Казан» катнашты («Алтын Казан» рок-операсы), рок төркеме Alqanat белән җырлады ("Бушлык патшалары"), «Яңа Гасыр» телеканалы тапшыруында катнашты, татарча, урысча, инглизча («Тавыш» финалында португальча да) җырлый.

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

Кияүдә. Ире Евгений Ксенофонтов, биюче, шоу-балет төркеме җитәкчесе. Уллары Мурад[3].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads