Эмиль Гарипов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Эмиль Гарипов
Remove ads

Эмиль Рамил улы Гарипов (1991 елның 15 августы, Казан, РСФСР, СССР) — Россия хоккейчысы, КХЛда чыгыш ясаучы «Динамо» клубы капкачысы. Яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатының көмеш призёры (2009), «Ак Барс» составында Гагарин Кубогы иясе (2018).

Кыска фактлар Эмиль Гарипов, Туган ...
Remove ads

Карьерасы

Эмиль Гарипов 1991 елның 15 августында Казан шәһәрендә туа. Үзенең профессиональ карьерасын 2007 елда Казанның «Ак Барс» командасы составында башлый. Киләсе сезонда Эмиль, нигездә, югары лигада Әлмәтнең «Нефтяник» командасы составында, мәйданда 36 матч уздырып, чыгыш ясый. 2009/10 сезонында Гарипов клубка әле генә төзелгән «Барс» яшьләр хоккей лигасы составында ышанычлылык коэффициенты 2.57 белән 31 матч уздыра. Киләсе сезонда Эмиль берничә тапкыр «Ак Барс»ның төп составына чакырыла, әмма КХЛда чыгыш ясау мөмкинлеге булмый.

2011/12 сезонын Гарипов яңадан «Нефтяник» һәм «Барс» өчен уйный башлый, шуңа да карамастан, 2011 елның октябрь башында ул «Ак Барс»ка Станислав Галимов урынына чакырыла[2]. Берничә көннән соң ул КХЛда Екатеринбургның «Автомобилист» командасына каршы матчта беренче тапкыр чыгыш ясый.

Аркасы җәрәхәтләнү сәбәпле, ул «Ак Барс» өчен 2018 елның декабреннән бирле уйный алмый. 2019 елның ноябрь ахырында ул КХЛда 252 уеннан соң Казан клубыннан ике яклы килешү буенча китеп, Омскның «Авангард» хоккей клубына күчә[3].

2020 елның декабрендә Мәскәүнең «Динамо» клубына күчә[4].

Россия җыелма командасы составында Эмиль Гарипов 2009 елгы яшүсмерләр дөнья чемпионатында катнаша. Анда ул команда белән бергә 1 матч үткәреп, бер алка керттереп, көмеш призёр була. 2011 елда Россиянең яшьләр җыелма командасы составында Дөнья чемпионы исемен яулый. Шулай ук Эмиль Гарипов Россия студентлар җыелма командасы составында 2009 һәм 2011 елгы Универсиаданың ике тапкыр чемпионы булып тора.

Remove ads

Казанышлары

  • 2009 елгы яшүсмерләр дөнья чемпионатының көмеш призёры;
  • 2009 елгы Универсиада Чемпионы;
  • U-2011 дөнья чемпионы;
  • 2011 елгы Универсиада Чемпионы;
  • КХЛ 2013 Плей-оффында Көнчыгыш конференциясе финалисты;
  • КХЛ 2015 көмеш призёры;
  • Гагарин Кубогы иясе (2018).

Чыгышлар статистикасы

Подробнее Сезон, Плей-офф ...

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads