Энҗе Яруллина

From Wikipedia, the free encyclopedia

Энҗе Яруллина
Remove ads

Энҗе Яруллина, Яруллина Энҗе Мөдәрис кызы (1986 елның 8 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Сикертән) — драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2005 елдан), Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.[1]

Кыска фактлар Туганда бирелгән исеме:, Туу датасы: ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Энҗе Яруллина сәхнхдәшләре белән
Thumb
Энҗе Яруллина Г.Кариев театрының 34нче сезоны ачылуында
Thumb
Энҗе Яруллина гаиләсе белән

1986 елның 8 февралендә Татарстанның Арча районы Сикертән авылында туа. Әтисе - Мөдәрис исемле. 2001 елда, мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлый һәм Казан театр укуханәсенә укырга керә. Аны 2005 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый. 2008 елда читтән торып Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә, аны 2012 елда тәмамлый.[1]

Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы булып тора.

Remove ads

Театр

2005 елның августында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген күпкә иртәрәк, укуханәнең беренче курсында укыганда ук күмәк күренешләрдәге чыгышлары белән башлап җибәрә. Беренче ролен 2001 елда уйный. Ул Рәдиф Сәгъдинең "Гүзәл Аппаксылу" спектаклендәге Әкиятче һәм Куштанбикә образлары була. Тамашачыга күбрәк Рәдиф Сәгъдинең “Гашыйклар утравы” спектаклендәге Фирүзә роле буенча таныш.

Remove ads

Репертуар

Репертуарында 40тан артык роле бар.

Remove ads

Гаилә хәле

Ире - Фәнис Яруллин (30.07). Алар 2011 елның 9 сентябрендә өйләнешәләр. 2012 елның 2 маенда яшьләрнең Сәмирә исемле кызлары туа. 2017 елның 7 октябрендә алар икенче мәртәбә ата-ана булалар: Фәнис белән Энҗенең Әминә исемле кызлары туа. Хәзерге вакытта Сәмирә актив рәвештә бию белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән бии, төрле проектларда катнаша.[2][3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Чыганаклар

  • Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты
  • Тат Медиа
  • Instagram социаль челтәре
  • ВКонтакте социаль челтәре

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads