Эрна Померанцева

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Эрна Васильевна Померанцева (Гофман; 1899 елның 7 (19) апреле1980 елның 11 августы) — совет фольклорчысы һәм этнографы. Тарих фәннәре докторы, профессор.

Кыска фактлар Эрна Померанцева, Туган ...
Remove ads

Тормыш юлы

Эрна Померанцева Мәскәү университетының тарих-филология факультетында укый, 1922 елда МДУ иҗтимагый фәннәр факультетын тәмамлый. 1935—1960 елларда МДУда укыта.

1957—1958 елларда, доцент буларак, МДУ филология факультетында халык авыз иҗаты кафедрасы мөдире вазыйфасын башкара.

1960 елдан 1980 елга кадәр ССРБ Фәннәр академиясе этнография институтында эшли. Эрна Померанцева 50 елдан артык фәнни эшчәнлек дәверендә 300ләп китап, мәкаләләр һәм рецензияләр бастырган.

Remove ads

Фәнни эшчәнлек

Эрна Померанцева үзенең фольклор җыю эшчәнлеген 1920 еллар уртасында башлый һәм 1970 еллар ахырына кадәр эшли. Күп еллар дәвамында тикшеренүченең җыю эшчәнлеге классик һәм заманча фольклор анализы белән үрелеп бара.

Померанцева 1920—1930 елларда совет фольклористикасын үстерүдә мөһим роль уйнаган бертуган Юрий һәм Борис Соколовларның фольклор мәктәбенең күренекле вәкиле буларак рус һәм Аурупа фәненә керә. Ул озак вакытлар Мәскәү югары уку йортларында рус фольклоры курсын укыта һәм бер үк вакытта аны җыю һәм өйрәнү буенча экспедиция эшчәнлеге белән җитәкчелек итә.

Remove ads

Төп хезмәтләр

Әдәбият

  • Богатырёв П. Г. Померанцева, Эрна Васильевна // Краткая литературная энциклопедия. Т. 5: Мурари. — Припев./ Гл. ред. А. А. Сурков. — М.: Советская энциклопедия, 1968. — Стб. 876—877.
  • Шестернина О. В. Научное наследие Э. В. Померанцевой в истории русской фольклористики: дисс. … канд. филол. наук (10.01.09). — М., 2013. — 211 с.

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads