Юкаменское

авыл, район үзәге (Удмуртия, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Юкаменское (удм. Юкаменск, рус. Юка́менское) ― авыл, Удмуртиянең Юкаменское районы муниципаль округы һәм Юкаменское авыл управасы (2021 елга кадәр Юкаменское авыл җирлеге) административ үзәге. [3] Халык саны – 3495 кеше (2021).[4]

Кыска фактлар Юкаменское, Нигезләнү датасы ...

һәм [1]

Remove ads

География

Авыл республика башкаласы Ижау шәһәре үзәгеннән төньякка таба 177 км, Глазов шәһәреннән Юкаменское тракты буенча 60 км ераклыкта, Лекма елгасына Юкаменка елгасы кушылган урында урнашкан.

Сәгать зонасы

Юкаменское авылы, бөтен Удмурт Республикасы кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытны UTC өчен күчерү + 4: 00 тәшкил итә.

Тарих

Авылга XVIII гасырның 70- елларында православие гыйбадәтханәсе төзүгә бәйле рәвештә нигез салына. 1775 елда Глазов өязенең Юмское волосте крестьяннары чиркәү төзү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә, чөнки иң якын чиркәү Укан авылында, 70 чакрымнан артык ераклыкта урнашкан була. Изге Синодның 1776 елның 24 октябрендәге карары белән Солшурка елгасында урын билгеләнә, соңрак чиркәү төзисе урын Лекма елгасы ярына күчерелә. Авыл Ю-Каменское-Богоявленское исемен ала. Ул чорда 11 хуҗалыкта 69 кеше (күбесенчә, чиркәү хезмәткәрләре, сәүдәгәрләр) яшәве билгеле. 1791 елның 15 декабрендә җирле үзидарә карары белән Юкаменское авылы төзелә. [5] Башта авылда халыктан җыелган акчага агач гыйбадәтханә төзелә, 30 елдан соң настоятель Неофит Ильич Мышкин тырышлыгы белән чиркәүнең кирпеч бинасы салына, төзелеш 1837 елда тәмамлана. 1846 елда чиркәү-приход мәктәбе, 1860 елда чиркәү-приход башлангыч училищесы ачыла. 1936 елда таш чиркәү җимертелә.[5]

1914 елда авылда почта хезмәте булдырылган. 1926 елда радио, 1927 елда электр сузылган. 2003 елда авылга газ кергән.[5]

Революциягә кадәр авыл ― Нократ губернасы Глазов өязе Юмское волостеның, 1929 елдан ― Вотяк автономияле өлкәсенең Юкаменское районы үзәге. 1963-1967 елларда ― Глазов авыл районы составына кергән. [5]

2021 елдан Юкаменское районы муниципаль округы үзәге.[3]

Халык саны

Подробнее Халык саны ...

2010 елгы җанисәп буенча, район халкының 40,21 % ы район үзәге — Юкаменское авылында яшәгән.

Икътисад

  • Җитен заводы
  • Авыл урман хуҗалыгы
  • «Юкаменское» ҖЧҖ

Мәгариф

  • Юкаменское урта гомуми белем бирү мәктәбе [9]
  • «Юкаменское районы мәгарифне үстерү үзәге» муниципаль автоном учреждениесе
  • Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе
  • Балалар иҗаты йорты
  • «Ладушки», «Солнышко», «Березка» балалар бакчалары

Мәдәният

Кыска фактлар Тышкы рәсемнәр ...
  • Туган якны өйрәнү музее
  • Үзәкләшкән китапханәләр системасы
  • «Октябрьский» район мәдәният йорты
  • Балалар сәнгать мәктәбе
  • Декоратив-гамәли сәнгать һәм һөнәрчелек үзәге [10]
  • «Бөек Ватан сугышы елларында сугышта һәлак булган якташларга һәйкәл» мемориаль комплексы (1975)
Remove ads

Дин

Кыска фактлар Тышкы рәсемнәр ...
Thumb
Изге Троица чиркәве
Православие

Изге Троица храмы. [11] Юкаменскоеда приход торгызу 1990-еллар башында башланган. 1991 елда приходка дини йолалар башкару өчен элеккеге китап кибете бинасы бүлеп бирелгән. 2003 елда кибет бинасы авария хәленә килүгә бәйле рәвештә, «Удмуртэнерго» АҖ ярдәме белән приход яңа бинага күченә. «Русснефть» АҖ нигезләгән «САФМАР» хәйрия фонды матди ярдәме белән 2015 елда чиркәүнең яңа бинасы төзелә. [12]

Remove ads

Шәхесләр

  • Петр Алексеевич Ясницкий (1891-1968), терапевт, Усть-Качка курортына (Пермь крае, Пермь районы) нигез салучы.
  • Юрий Борисович Шерстнев (1941—2017), театр һәм кино актеры., РСФСР атказанган артисты (1985), сугыш вакытында гаиләсе белән Юкаменскоеда яшәгән.
  • Әмир Әсхәт улы Бузанаков (1951), район башлыгы, районның мактаулы гражданы (2016).

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads