Юлдаш (газета, Саранск)
Мордовия татарларының иҗтимагый-сәяси газетасы, Саранск From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Юлдаш — Мордовия татарларының тормышын күзәтүче русча-татарча атналык дәүләт иҗтимагый сәяси газетасы. Мордовия республикасы башкаласы
Саранск шәһәрендә чыга. 2024 елда атна саен чыгып Мордовия буйлап кына таратыла (8 бит, индексы ПР729).
Remove ads
Сыйфатлама
1997 елда Мордовия татарлары берлеге «Якташлар» карары белән Татар газетасы чыга башлый. Мөхәррире һәм нашире — Ирек Биккинин. Газетаның матди ягы нык түгел, даими чыгу булмаган. 2003-2004 елларда газета электрон версиягә генә кала.[4]
2005 елның 19 апрелендә Мордовия хөкүмәте «Юлдаш» газетасын оештыра. Беренче баш мөхәрире — журналист Альмира Габунова (1946). 2011 елда аны Мордовия халык язучысы, русча шигырь язучы Камил Абидулла улы Тангалычев алыштыра (9.09.2011). Журналистлар коллективының төшен Эльвира Байбекова, Альбина Давыдова, укытучыларның белемен күтәрү институтының методисты Найлә Насыйрова тәшкил итәләр.
Remove ads
Структура
«Юлдаш» газетасы дәүләт бюджет учреждениесенең (16.12.2011) юридик нигезләүчесе — РФ субъекты Мордовия республикасының башлыгы администрациясе булып тора. Офислары Саранскның Советская урамы 22 нче йортта урнаша.
2012 елдан гәзитнең электрон версиясе чыгарыла. Анда кәгазь версиянең материаллары даими эленә.
Тарихы
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads