Саранск

From Wikipedia, the free encyclopedia

Саранск
Remove ads

Сара́нск (мукш. Саранош, эрз. Саран ош) – Россия байрагы Россия Федерациясе шәhәре, Мордовия Республикасының башкаласы.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Халык саны — 297 425 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 324 981 кеше.[5]

Remove ads

География

Шәhәр Инсар елганың сул ягында, Мәскәүдән 642 километр көчыгыштарак урнашкан.

Климат — уртача континеталь, гыйварның урта температурасы — -11°С, июльнең урта температурасы — +19°С; явымнар саны — ел эчендә 500 мм.

Куйбышев тимер юлының Саранск станциясе. Шәһәр аша Р158 (Түбән НовгородАрзамасПензаСарытау), Р178 (Саранск — Сембер), Р179 (Саранск — РузайИнсар), Р180 (Саранск — КраснослободскМ5 «Урал» автоюлы) автоюллар узалар.

Саранск аэропорты.

Подробнее Сарансктан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) ...
Remove ads

Тарих

Thumb
Саранск гербы (1781)
Thumb
Саранск гербы (19671994)

Саранск 1641 елда Россиянең көньяк-көнчыгыш чикләрендә крепость буларак нигезләнә.

1651 елданСаранск өязе үзәге.

1708-1709 елда — Азов губернасы составында, 17091719 еллдарда — Әстерхан губернасы, 17191780 елларда — Казан губернасы составында.

1780 елда шәһәр статусын ала һәм өяз белән Пенза калгайлыгы составына кертелә.

1856 елда Саранскта 16 чиркәү, 1525 йорт һәм 54 лавка (кибет) булган.

1893 елда шәһәр аша МәскәүСасовоКанашКазан тимер юлы төзелә.

1917 елның декабрендә шәһәрдә совет хакимияте урнаштырыла; Ватандашлар сугышы вакытында Саранскка Башкорт АССР-ының ревкомы эвакуацияләнә.

1928 елданУрта Идел өлкәсенең (1929 елданкраеның) Мордва округы үзәге. 1934 елданМордва Автономияле Совет Социалистик Республикасының башкаласы.

1958 елда Саранск составына Посоп авылы кертелә.

2012 елда Саранск 2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары кабул итүче шәһәрләр исемлегенә кертелә.

Remove ads

Халык

1840[7]1856[8]1897[9]1913[8]1926[8]1931[8]1939[8]1959[10]1970[11]1979[12]1989[13]2002[14]2010[5]
10 131~5 40014 584~16 800~15 700~20 200~41 10091 034190 575263 337312 128304 866297 425

Саранск – күп милләтле шәһәр. Шәһәрлеләр арасында төп халыклар булып руслар – 70,98%, мордва – 21,20% һәм татарлар – 5,41% дип санала.

Эчке бүленеш

Саранск эчке бүленеше буенча өч административ районга бүленгән:

  • Ленин районы (102 219 кеше, 2010)
  • Октябрь районы (108 393 кеше, 2010)
  • Пролетариат районы (95 002 кеше, 2010)

Икътисад

Сәнәгатьнең төп тармаклары:

  • машиналар төзү, металл эшкәртү, приборлар төзү, яктырту техникасы сәнәгате (МР ДУП «Лисма»), электроэнергетика, кара һәм төсле металлургия, химия сәнәгате, станоклар төзү, телевизорлар, төзү материалларны ясау, урман һәм агач эшкәртү сәнәгате, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате.

Мәгариф

Шәһәрдә 67 мәктәпкәчә мәгариф учреждениясе, 50 мәктәпкәчә мәгариф учреждениясе һәм 7 өстәмә белем бирү учреждениясе эшли.[15]

Югары уку йортлары

һ. б. югары уку йортлары

Remove ads

Мәдәният

Thumb
Музыка театры
  • Мордовия Республикасы дәүләт рус драматик театры
  • Мордовия Республикасы дәүләт курчаклар театры
  • Мордовия Республикасы дәүләт милли театры
  • И. М. Яушев исемле Мордовия Республикасы дәүләт музыка театры
  • Опера һәм балет театры
  • «Крошка» театры

Спорт

Дин

Православие
Ислам
Remove ads

Фотогалерея

Шәхесләр

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads