Юлык
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Юлык — Башкортстанның Баймак районындагы бердәнбер татар авылы,[3][4] Йомаш авыл җирлегенә карый.
Remove ads
Тарихи мәгълүмат
Беренче исеме «Юлык ямы» (Юллукский Ямъ). Авыл 1781 елны Казан өязе кешеләре тарафыннан нигезләнә. Алар биредә Верхнеуральск-Ырынбур трактында башкортлар урынына почта хезмәте алып бару шарты белән урнаша. 1869 елны алтын ятмаларын үзләштерү башлана. Юлыкта алтын ятмалар хуҗалары Рәмиевләрнең штаб-квартирлары була (1918 елга кадәр). 1924 елга кадәр Юлык — волость үзәге, 1898 елда биредә казна «рус-башкорт» мәктәбе ачыла, зимства дәвалау учрежденияләре эшли. 1962 елны авыл советы үзәге Йомашка күчерелә. Рәмиевләр салдырган мәчет һәм китапханә биналары сакланган[5].
Remove ads
Атаклы кешеләр
- Габделгани Хөсәенов (1839—1902) — Ырынбурның сәүдәгәрләр гаиләсе Хөсәеновларның вәкиле, промышленник, яңа ысул татар мәктәпләре челтәрен оештыручы.
- Шакир Рәмиев
- Закир Рәмиев
- Мирхәйдәр Фәйзи
Демография
Халык саны динамикасы:
2002[6] | 2009[6] | 2010[7] |
---|---|---|
544 | 523 | 470 |
Географик урынлашу
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads