Юрий Демидов (1938)

Татарстан АССР җирле сәнәгать министры (1985―1989) From Wikipedia, the free encyclopedia

Юрий Демидов (1938)
Remove ads

Бу ТАССР министры турында мәкалә, полиция генерал-лейтенанты турында биредә укыгыз.

Кыска фактлар Юрий Демидов, Туган телдә исем ...

Юрий Демидов, Юрий Иван улы Демидов (рус. Юрий Иванович Демидов, 1938 елның 27 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Лаеш районы, Урта Девятово2024 елның 17 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) ― Татарстанның фирка-хуҗалык эшлеклесе, КПССның Югары Ослан райкомының беренче секретаре (1976―1985), ТАССРның җирле сәнәгать министры (1985―1989), «Татарместпром» акционерлык җәмгыяте президенты (1989 елдан). Татарстан Республикасының атказанган җиңел һәм тукыма сәнәгате хезмәткәре (1996) [1]. Югары Ослан районының мактаулы гражданы[2].

Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1938 елның 27 октябрендә Татарстан АССР Лаеш районы Урта Девятово авылында күпбалалы (алты ир бала, ике кыз бала) гаиләдә туган [3]: Александр, Алексей, Фаина, Тамара, Николай (Мәскәүдә яши), Виктор һәм Анатолий (икесе дә вафат)[4].

Белеме

Читтән торып, Алабуга дәүләт педагогика институтын (1965, кызыл дипломга), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (1976, кызыл дипломга) тәмамлаган[4].

Хезмәт юлы

Мәктәпне тәмамлаганнан соң һәм бер ел Лаеш районының Урта Девятово авылында клуб мөдире булып эшләгәннән соң (1956), район хәрби комиссариаты аша документларын Ленинград югары хәрби-диңгез училищесына җибәргән, әмма укырга кабул ителмәгән. Тын океан флотына хезмәт итәргә киткән. Запаска киткәнче, беренче статья старшинасы Демидовка теләсә кайсы хәрби уку йортында укырга тәкъдим итәләр. Ул шулай ук К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясенә мөрәҗәгать итә һәм анда кабул итү турында хәбәр ала. Ләкин Юрий туган ягы ― Лаеш районына кайтуны кирәк саный[4].

«25 Октябрь исемендәге» совхозның комсомол комитеты секретаре, партбюро секретаре һәм аннары (24 яшендә) «Комбайн» колхозы рәисе, район үзәгендә урнашкан зур «Ленин юлы» колхозы рәисе, 1968 елдан ― КПССның Лаеш район комитетының икенче секретаре, 1970 елдан ― Лаеш район башкарма комитеты рәисе ― болар барысы да Юрий Демидовның туган районындагы үсеш баскычлары[4].

1974―1976 елларда Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен кызыл дипломга тәмамлаган.

1976―1985 елларда ― КПССның Югары Ослан район комитетының беренче секретаре. Әлеге вазыйфада ул район торак пунктларын газлаштыру һәм төзекләндерү, социаль өлкә объектларын төзү, юл челтәрен үстерү, авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү белән шөгыльләнгән[5].

1985―1989 елларда ― ТАССРның җирле сәнәгате министры (кинәт вафат булган министр (1965―1985) Николай Хәлим улы Козлов (1924―1985) урынына куелган)[6]. Аның актив катнашында республика җирле сәнәгатен реформалаштыру буенча масштаблы эш алып барыла, яңа җитештерү куәтләре булдырыла, җитештерелгән продукция ассортименты киңәйтелә. Мәсәлән, Кукмарада ул вакытта яңа металл савыт-саба заводы төзелә, аның продукциясе хәзер дә бөтен Россиядә һәм аннан читтә билгеле[7][8]. Арчадагы фабрика[9], милли аяк киеменнән тыш, көндәлек аяк киеме дә чыгара башлаган булган[10].

1989 елдан лаеклы ялга чыкканчы җирле сәнәгать җитештерү берләшмәсенең генераль директоры һәм «Татарместпром» ААҖ генераль директоры булып эшләгән.

2024 елның 17 гыйнварында Казанда 85 яшендә инсульттан соң вафат булган. Лаеш районы Урта Девятово авылында җирләнә [11].

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Каеп авылында өйләнгән. Хатыны Ида Александровна, РОНО инспекторы булып эшләгән. Кызлары Светлана, уллары Андрей. 1976 елда гаилә Югары Ослан районына, 1985 елда Казанга күченгән.

Моны да карагыз

  • Алексей Демидов (1952, бертуган энесе), Татарстан Хисап палатасы рәисе.
  • Виктор Демидов (1961, туганнан туганы), ТР буенча баш федераль инспектор.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads