Юрий Корольков
рус совет язучысы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Юрий Корольков, Юрий (Георгий) Михаил улы Корольков (рус. Юрий (Георгий) Михайлович Королько́в; 1906 елның 6 мае, РИ, Тамбов губернасы, Сасово ― 1981 елның 21 октябре, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― СССР язучысы һәм журналисты, хәрби корреспондент. 1942 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1906 елның 6 маенда Тамбов губернасы (хәзерге Рязань губернасы) Сасово авылында (1926 елдан шәһәр[1]) агроном гаиләсендә туган. 2нче баскыч Сасово мәктәбендә укыган. Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институтын (университет[d]) тәмамлаган.
Әдәби эшчәнлеген 1927 елда «Комсомольская правда» редакциясендә башлаган. Хезмәтләре 1928 елдан басыла. Берничә үзәк газетаның («Правда», «Комсомольская правда», «Красная звезда») чит илләрдәге корреспонденты булып эшләгән. Тарихи-документаль романнар һәм повестьлар авторы. 1928 елда ВКП(б) сафларына кергән. 1929 елда «Комсомольская правда» газетасы хәбәрчесе сыйфатында «Литке»[d] бозваткычында дөнья тирәли сәяхәт ясаган һәм үзенең «В тропики на ледорезе» дигән беренче китабын чыгарган.
Бөек Ватан сугышы елларында армия фронт газеталарында («На разгром врага», 1нче удар Армия; һәм башкалар) хезмәттәшлек иткән. Подполковник. 1942 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Сугыштан соң ― «Красная звезда»[d], «Правда» газеталарында, «Крокодил»[d] журналында эшләгән.
Фронтта күргәннәре һәм кичергәннәре аның, нигездә, өлкән укучыга адресланган күп кенә документаль-сәнгать әсәрләренә темалар биргән.
Төп танылуны күренекле роман-хроника, 2 томлы «Сугыш серләре» дилогиясе (рус. Тайны войны, 1946―1958 еллар) авторы буларак ала, китапның өченче басмасы 1963 елда Киев дәүләт матур әдәбият нәшриятында дөнья күргән.
Басма архив материаллары, шул исәптән Нюрнберг трибуналы документлары, нигезендә Икенче бөтендөнья сугышының яшерен пружиналары һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында совет патриотларының, чит илләрдә антифашистларның Германия нацизмына һәм халыкара фашизмга каршы көрәше, гитлерчылар тарафыннан оккупацияләнгән Европа илләрендә милли-азатлык подпольесының көрәше, бер-берсенә каршы көрәшүче дипломатик миссияләр һәм хәрби разведкалар эшчәнлеге турында сөйләүче «Тайны войны» роман-хроникасын һәм «Так было» (1961) романын берләштерә.
Remove ads
Муса Җәлил
1953 елдан соң, Гази Кашшаф белән бер үк вакытта, рус язучысы Юрий Корольков та Муса Җәлил һәм аның әсирлектә язган шигырьләре язмышы турында эзләнүләр алып бара. Әлеге эзләнүләр турында ул «Тормыш – җыр» (рус. Жизнь – песня, 1959) һәм «Кырык үлем аша» (рус. Через сорок смертей, 1960) китапларында сөйли. Соңгысы укучылар арасында киң популярлык казана һәм берничә тапкыр яңадан бастырыла[2].
1981 елның 21 октябрендә Мәскәүдә вафат. Көле салынган урна Мәскәү шәһәренең Ваганьков зиратындагы ябык колумбарийда җирләнгән.
Remove ads
Әсәрләре исемлеге
- В тропики на ледорезе. (Рейс «Фёдора Литке»). — М.: Моск. рабочий, 1930.
- Испания в огне. 10 дней в Республиканской Испании. — М.: Мол. гвардия, 1937.
- К берегам Немана. Эпизоды освободительного похода по Западной Белоруссии. — М.: Воениздат, 1940.
- Комсомольцы на фронте. Очерки о бойцах-комсомольцах, участниках войны с белофиннами. — М.: Мол. гвардия, 1940.
- Корольков Ю. М., Исбах А. А. 123-я в боях с белофиннами. — М.: Воениздат, 1941.
- Снайперы. — М.: Мол. гвардия, 1941.
- Цена оружия. Истребитель Герой Советского Союза Хазимурза Мильдзихов. — М.: Мол. гвардия, 1942.
- Автоматчик Мильдзихов. — М.: Воениздат, 1943.
- Янки в Германии. — М.: Правда, 1950.
- В Германии после войны. Записки корреспондента. — М.: Сов. писатель, 1951.
- Партизан Лёня Голиков. Повесть. — М.: Мол. гвардия, 1955. — 318с.
- Тайны войны. Роман-хроника. — М.: Сов. писатель, 1957.
- Жизнь — песня. Жизнь и борьба поэта Мусы Джалиля. — М.: Госполитиздат, 1959.
- Через сорок смертей. Документальная повесть. — М.: Мол. гвардия, 1960. — 288с.
- Так было… Роман-хроника. — М.: Сов. писатель, 1961.
- В Германии после войны… и ещё через двадцать лет. — М.: Сов. писатель, 1965.
- Человек, для которого не было тайн (Рихард Зорге). — М.: Политиздат, 1965.
- В катакомбах Одессы. Документальная повесть. — М.: Мол. гвардия, 1968.
- Кио ку мицу! Совершенно секретно — при опасности — сжечь! Роман-хроника. — М.: Сов. писатель, 1970.
- Операция «Форт». — М.: Сов. Россия, 1970. 464 страниц; 100.000
- Где-то в Германии… Документальная повесть. — М.: Политиздат, 1971.
- Не пропавший без вести… М.: Политиздат, 1971. — 120с.
- Феликс — значит счастливый. Повесть о Феликсе Дзержинском. — М.: Политиздат, 1974.
- Далёкое, не забытое…. — М.: Сов. Россия, 1975.
- В годы большой войны. — М.: Советский писатель, 1981, 1983
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads