Янка Купала музее (Печище)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Янка Купала музее (Печище)map
Remove ads

Янка Купала музее (белар. Музей Янкі Купалы, музэй Янкі Купалы, рус. Музей Янки Купалы) — Татарстанның Югары Ослан районы Печище авылында урнашкан дәүләт мәдәният оешмасы (музей). ТР милли музее бүекчәсе. Беларус халык шагыйре Янка Купаланың (Иван Доминик улы Луцевич, 18821942) тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра.

Thumb
Янка Купала. 1908
Кыска фактлар Янка Купала музее, Нигезләнү датасы ...

Кыска фактлар Янка Купала музее, Нигезләү датасы ...
Кыска фактлар Тышкы рәсемнәр ...
Remove ads

Тарих

Янка Купала гаиләсе белән 1941 елның 13 ноябреннән 1942 елның 18 июненә кадәр (Мәскәүгә китеп, анда серле үлем белән үлгәнче) Печище икмәк ризыклары комбинатының бер бинасында эвакуациядә яши.

Музей 1975 елның 28 маенда ачыла. Музейны оештыруда Казанның «Спадчина» беларус диаспорасы ярдәм итә [2].

Бина

Музей — «Оконишников һәм уллары» сәүдә йорты 1895 елда төзеткән бу тегермәне һәм икмәк ризыклары комбинаты архитектура комплексының бер өлеше.

Экспонатлар

Мәйданы — 150 кв. м. Фондта ~700 саклау берәмлеге экспонат саклана.

Экспозиция 1600 елда нигез салынган Печище авылы һәм пар тегермәне тарихы, беларус халык шагыйре (1925) Янка Купаланың тормыш юлы белән таныштыра. Казанның шәрәфле ватандашлары булган сәүдәгәр Оконишниковларның, пар тегермәненең инкыйлабка кадәрге һәм Совет чорындагы тарихы күрсәтелә. Михаил Иван улы Оконишников – Казан шәһәренең нәселдән күчүче шәрәфле ватандашы. «Оконишников һәм уллары» сәүдә йорты Казанда сортлы он тарту тегермәне, Казан губернасында Печище (хәзерге Югары Ослан районы) һәм Каймар (хәзерге Биектау районы) авылларында бу тегермәннәре тоткан.

Музейда Янка Купаланың мемориаль бүлмәсе интерьеры торгызылган.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads