Яулытора
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Яулытора, Ялутор (рус. Ялуторовск) — Төмән өлкәсендәге кече шәһәр, Яулытора районының административ үзәге.
Remove ads
География
Ялутор Тубыл елгасы өстендә, Төмәннән 78 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Екатеринбург — Омск тимер юлында станция.
Сәгать поясы

Яулытора Екатеринбург вакыты (Yekaterinburg Time Zone, YEKT) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +5:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +2 сәгатьне тәшкил итә һәм Россиядә MSK+2 итеп күрсәтелә.
Тарих
Ялутор бистәсе 1659 елда Яулы-Тура татар шәһәрлеге урынында нигезләнә. 1719 елдан — Себер губернасы Тубыл провинциясенең Ялутор дистрикты үзәге.
1782 елда шәһәр статусын ала һәм Тубыл губернасының Ялутор өязе үзәге була.
XIX гасырда шәһәрдә сөргенгә сөрелгән декабристлар яшәгәннәр.
1912 елда Яулыторага беренче пуез килә.
1919 елдан — Төмән губернасы составында, 1923 елдан — Яулытора районы үзәге.
1934 елның гыйнвар-декабрендә Об-Иртыш өлкәсе составында, 1934—1944 елларда — Омск өлкәсе составында, 1944 елдан — Төмән өлкәсе составында.
Remove ads
Халык
1840[2] | 1856[3] | 1897[4] | 1913[3] | 1926[3] | 1931[3] | 1939[3] | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[1] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
2 805 | ~3 300 | 3 330 | ~6 100 | ~5 700 | ~6 200 | ~13 600 | 20 188 | 25 426 | 32 914 | 36 841 | 36 088 | 36 949 |
Милли состав
Икътисад
«Ялуторовскмолоко» сөт-консервлар комбинаты, ит комбинаты, тегү фабрикасы. Тимер-бетон әйберләр, такта яру һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау заводы.
Югары уку йортлары
- Төмән дәүләт нефть һәм газ университетының филиалы.
Татар матбугаты
1931—1935 елларда шәһәрдә татар телле «Kymək xuçalьq» («Күмәк хуҗалык») гәҗите нәшер ителгән.
Тышкы сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads