Җәлилнефть
"Татнефть" ГАҖ нефть-газ чыгару идарәсе (Җәлил штб, Сарман районы, Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
«Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе, «Җәлилнефть» НГЧИ (рус. Нефтегазодобывающее управление «Джалильнефть», НГДУ «Джалильнефть») ― «Татнефть» ГАҖ «Татнефть-Добыча» уртак предприятиесенең нефть чыганакларын эшкәртү, нефть чыгаруны гамәлгә ашыру, нефть һәм газ сәнәгате объектларын проектлаштыру, төзү һәм файдалануга әзерләү белән шөгыльләнүче нефть һәм газ чыгару идарәсе[2].

Remove ads
Тарих
«Җәлилнефть» НГЧИ ― «Татнефть» ГАҖнең иң эре подразделениесе. Ул 1959 елда төзелгән «Алькеевнефть» идарәсенең тулы хокуклы варисы. Хәзерге исемен идарә 1968 елда «Алькеевнефть» ике идарәгә ― «Җәлилнефть» һәм «Сөләйнефть» идарәләренә бүленгәч ала. Утыз елдан соң кабат бер идарәгә берләшеп, Җәлил бистәсендә төпләнә. «Җәлилнефть» ― Ромашкино ятмаларын үзләштерүче иң төньяк нефть чыгару предприятиесе[3]. Нефть чыгару Татарстанның дүрт административ районы (Сарман, Әлмәт, Азнакай һәм Зәй) территориясендә алып барыла[4]. 2001 елда Җәлил нефтьчеләре 500 миллион тонна нефть чыгаруны билгеләп үткән. «Татнефть» ААҖнең өч генераль директоры ― Әкълим Мөхәммәтҗанов (1930―2004), Ринат Галиев (1939―2007), Шәфәгать Тәхәветдиновларның биографияләре «Җәлилнефть» белән тыгыз бәйләнгән.
«Җәлилнефть» составында 7 нефть чыгару цехы, 2 катламнардагы басымны саклау цехы, 2 нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехы, 2 скважиналарны җир астында ремонтлау цехы, җитештерүне автоматлаштыру цехы, коррозиядән саклау һәм техник диагностика цехы бар. Ромашкино чыганагындагы 5 мәйданны (Чишмә, Ташлыяр, Сарман, Көнчыгыш Сөләй, Әлки мәйданнарын) һәм түбән карбонның Бобриково катламындагы 12 һәм 31нче ятмаларын эшкәртә. Эшкәртүнең төп файдалану объектлары югары девонның Кынау һәм Паша катламнарыннан гыйбарәт. «Җәлилнефть» чыгарган нефтьнең 75% тан артыграк өлеше шуларга туры килә. Барлык мәйданнар һәм ятмалардагы нефть, контур тирәли су кудырып, катламнардагы басымны саклау алымы белән эшкәртелә. Объектлар комплекслы автоматлаштырылган һәм телемеханикалаштырылган. НГДУда күбрәк нефть алу өчен продуктив катламнарга төрлечә тәэсир итү максатында гамәлгә ашырылган проектлар арасында ― катламнарга цикллы тәэсир ясау, басымлы скважиналарга төрле полимерлар кудыру һәм башкалар бар[2].
Нефть чыгаруда иң зур күрсәткечкә 1977 елда ирешелә ― 21,9 млн. т. Барлыгы 535,8 млн. т, шул исәптән 2008 елда 4,486 млн. т чыгарылган. Чыгарылган продукциянең сулылыгы 85,8%. 2009 ның 1 гыйнварына 6672 скважина борауланган, шуларның 3396 сы (башлыча, насос ярдәмендә) нефть бирә[2].
800дән артык хезмәткәр хөкүмәтнең югары бүләгенә лаек булган. Алар арасында Социалистик Хезмәт Каһарманнары (1959, 1966) Корбан Вәлиев, Павел Савельев, Ленин ордены белән бүләкләнгән Галимҗан Әхмәдиев, Җиһангир Әхмәтов, Хәмит Маннанов, Әнәс Сәхбетдинов, Әхнәф Садриев, Валентин Тачаев, Тәлгать Фәсхиев, Кәлим Шиһапов, Әсхәт Арсланов бар. Октябрь Революциясе ордены белән ― 9, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән ― 59, Халыклар Дуслыгы ордены белән ― 7, Хезмәт даны ордены белән ― 50 дән артык, «Хөрмәт Билгесе» ордены белән ― 64 кеше бүләкләнгән. 1972 елда «Җәлилнефть» идарәсенә СССРның 50 еллыгы исеме бирелә. 1973 елда КПСС ҮК, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮКның Кызыл байрагы мәңге саклау өчен идарәгә тапшырыла. 1971, 1974, 1982 һәм 1983 елларда Җәлил нефтьчеләре СССР Нефть сәнәгате министрлыгы һәм тармак һөнәри берлекләре ҮК Кызыл байрагына лаек була[5].
«Җәлилнефть» эшчәнлегендә әйләнә-тирә мохиткә техноген тәэсирне киметүгә, зыян килгән җирләрне элекке хәленә кайтаруга, эчәргә яраклы су чыганакларын төзекләндерүгә аеруча әһәмият бирелә. «Җәлилнефть»нең чаңгы спорты комплексы, шифаханә-профилакторие, балаларны сәламәтләндерү лагере бар. «Җәлилнефть» – шәһәр төзүче предприятие, шәһәр тибындагы Җәлил посёлогында һәм башка Сарман районында җәелгән төзелешләр заказчысы: ул торак йортлар, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль-мәдәният, спорт объектлары, мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләре һәм башка төзү эшләре алып бара.
Remove ads
Шәхесләр
Идарә башлыклары
Төрле елларда предприятие белән:
- Галимҗан Мәннаф улы Әхмәдиев (1968―1972 елларда),
- Рафаэль Тукаев (1972―1978 елларда),
- Шәфәгать Фәхрәзи улы Тәхәветдинов (1978―1983 елларда),
- Рафаил Сәет улы Нурмөхәммәтов (1983―1986 елларда),
- Наил Җиһанша улы Мортазин (1986―2001 елларда),
- Миргазыян Зәки улы Таҗиев (2001―2005 елларда),
- Малик Шәфикъ улы Каюмов (2005―2021 елларда)[6][2] җитәкчелек иткән.
- Рәис Асылгәрәй улы Әхмәтшин (2021 елдан) [7][8].
Танылган хезмәткәрләре
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads