Рафаэль Тукаев
1972-1978 елларда Җәлилнефть НГДУ нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рафаэль Тукаев, Рафаэль Николай улы Тукаев (Рафаэль Николаевич Тукаев; 1929 елның 1 мае, СССР, РСФСР, БАССР, Стәрлетамак ― 1995 елның 5 июне, РФ, БР, Уфа) ― инженер-механик, нефтьче, 1972―1978 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Җәлилнефть» НГДУ башлыгы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1929 елның 1 маенда Стәрлетамакта татар гаиләсендә туган[2].
Тимер юл техникумын, «нефть һәм газ промыселлары машиналары һәм җиһазлары» белгечлеге буенча Уфа нефть институтын (1994 елдан университет) тәмамлаган, инженер-механик квалификациясен алган[2].
Хезмәт юлы
Хезмәт эшчәнлеген Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә тимер юлда башлаган[2].
1954―1956 елларда ― Красноярск шәһәре аэропортында (2019 елга кадәр «Емельяново», 2019 елдан Д. Хворостовский исемендәге Красноярск халыкара аэропорты[d]) ягулык-майлау материаллары инженеры;
1956―1957 елларда ― комсомол юлламасы буенча Красноярск краена Абакан―Тайшет тимер юлы төзелешенә[d] («Батырлык трассасы») күчкән. Абакан нефть базасының техник җитәкчесе;
1957―1963 елларда ― Казанда Татсовнархозның нефть сәнәгате идарәсенең матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы;
1963―1965 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Лениногорскнефть» НПУ башлыгы урынбасары;
1965―1967 елларда ― «Түбәнкаманефтехим» комбинаты директоры урынбасары;
1967―1968 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Әлмәтнефть» НПУ башлыгы урынбасары;
1968―1972 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсе башлыгының кадрлар һәм көнкүреш буенча урынбасары;
1972―1978 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы[3];
1978 елдан Казакъстанның «Мангышлакнефть» берләшмәсендә (хәзерге «Мангистаумунайгаз»[d], аннан соң ― Төмән өлкәсе «Варьеганнефтегаз»[4] берләшмәсендә генераль директорның көнкүреш буенча урынбасары вазыйфасында эшләгән.
1995 елның 5 июнендә 66 яшендә Уфада вафат булган[2].
![]() |
Ул шулкадәр якты һәм шат күңелле кеше иде ки, тормышта очрашырга туры килгән һәркем Рафаэль Николаевичка хас булган нәкъ менә җиңеллеген, намуслылыгын һәм принципиальлеген хәтерендә калдырды[2] | ![]() |
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Хөрмәт Билгесе ордены
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан
- күп санлы Мактау грамоталары[2]
Шәхси тормышы
Хатыны Әнисә Шакир кызы, ике кызы (берсе Светлана), улы, оныклары[2]
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads