Үч алучылар: Уен ахыры
2019 елның фильмы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
«Үч алучылар: Уен ахыры» (ингл. Avengers: Endgame) — Әнтони һәм Җоу Руссо белән Кристофер Маркус һәм Стивен Макфили сценарие буенча Marvel Studios киностудиясенең 2019 елда төшерелгән супербатырлар фильмы. Үч алучылар дигән супербатырлар төркеменең маҗаралары турындагы Marvel комиксларының экранлаштыруы. «Үч алучылар» (2012), «Үч алучылар: Альтрон дәвере» (2015) һәм «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы» (2018) фильмнарының дәвамы, шулай ук 22-нче Marvel кинематографик галәме фильмы, «Чиксезлек сагасы»-нда (ингл. The Infinity Saga) соңгыдан алдагысы булып тора.
Проект 2014 елның октябрендә «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы — 2-нче өлеш» исеме астында игълан ителгән иде. Абыйлы-энеле Руссо проект төркеменә режиссерлар буларак 2015 елның апрелендә керә, май аенда Маркус һәм Макфили сценарий язу буенча контрактка кул куя. 2016 елның июлендә Marvel студиясе фильмның исемен алып ыргыткан һәм аны «исемсез» дип кенә атаган. 2017 елның августыннан 2018 елның гыйнварына кадәр Атлантадагы Pinewood студиясендә төшерү узган. Өстәмә төшерүләр Атланта үзәгендә һәм агломерациясендә узганнар. Булачак фильмның исеме 2018 елның декабрендә ачылган.
Премьера 2019 елның 22 апрелендә Лос-Анҗелеста узды. Дистрибьютор булып Walt Disney Studios Motion Pictures компаниясе чыгыш ясады. Фильм режиссура, актерлык осталыгы һәм эмоциональлеге өчен югары бәя алды; тәнкыйтьчеләр 22 фильм тарихының кульминациясе буларак аны аеруча билгеләп үттеләр. Беренче уик-эндта фильм рекордлы 1,223 млрд доллар җыйды, аннары, күп кенә касса рекордларын узып, фильм 2019 елда иң кассалы релиз гына түгел, тарихта иң кассалы супербатырлар турындагы фильмга, шулай ук дөнья кинематографы тарихында иң кассалы фильмга әверелгән, ул 2,8 млрд долларга якын акча җыйды.
Remove ads
Актерлары
Төшерү төркеме
- Режиссёрлар: Әнтони Руссо, Җоу Руссо
- Сценаричылар: Кристофер Маркус, Стивен МакФили, Җәк Көрби, Стән Ли
- Куючы-рәссам:Чарлз Вуд
- Оператор: Трент Опалок
- Продюсер: Кевин Файги
- Башкаручы продюсерлар: Җон Фавро, Җеймс Ганн, Стән Ли
- Монтажчылар: Җеффри Форд, Мәттью Шмидт
- Көйязар: Әлан Силвестри
- Җитештерү: Marvel Studios, Walt Disney Studios Motion Pictures
- Дистрибьюция: Walt Disney Studios Motion Pictures
Remove ads
Музыка
Калын шрифт белән CD-дискларда басмага кермәгән треклар бүлеп бирелгән.
Remove ads
Тәгәрәтү
«Үч алучылар: Уен ахыры» дөнья премьерасы 2019 елның 22 апрелендә Лос-Анҗелеста узды. Русиядә фильм прокатка 29 апрельдә чыкты, башта шул ук елның 25 апреленә чыгарга планлаштырылган иде, әмма Мәдәният министрлыгы таләбе буенча премьера Русиянең «Миллиард» фильмы аркасында күчерелде. АКШ һәм Бөекбританиядә кинокомикс экраннарга 26 апрельдә IMAX һәм 3D форматларында чыкты, Украинада — 25 апрельдә шулай ук IMAX һәм 3D форматында чыкты.
Июнь аенда 28 июньдә тәгәрәтүгә җиде минут өстәмә эпизодлар һәм Стән Ли истәлегенә роликлы фильмның киңәйтелгән юрамасы чыгарылуын Кевин Файги расланган иде.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads